Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Киләчәккә инвестиция

“Мәгариф” милли проекты белемле һәм көндәшлеккә сәләтле буын тәрбияләүне максат итеп куя

“Мәгариф” милли проекты кысаларында “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Цифрлы белем бирү мохите”, “Россия гражданнарына патриотик тәрбия бирү”, “Социаль активлык” федераль проектлары эшли. 2019-2023 елларда проект нигезендә күләмле эшләр тормышка ашырылган. Уңышлы саналучы проектлар бүген дә дәвам итә. Журналистлар өчен брифингта сүз шулар турында барды. 

2019-2024 елларда республикада 40 мең укучыга исәпләнгән 46 яңа мәктәп сафка баскан, 6500 сабыйны сыендырган 82 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган. Бу эш быел да дәвам итә: унбер мәктәп, ун мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе төзелә. 

Республикада физика, химия, биология фәннәреннән 436 “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган. Районда мондый үзәкләр лицейда, гимназиядә, Г.Тукай исемендәге Мөслим, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка урта, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшли. Быел Рус Шуган мәктәбендә дә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылачак. 

Узган уку елында республикада 210 чыгарылыш сыйныф укучысы төрле фәннәрдән 100 балл җыйган, шуларның унбише “Үсеш ноктасы” үзәгендә белем алган. Мөслим гимназиясен тәмамлаган Лиана Исмәгыйлева да химия һәм биологиядән 100әр балл җыйды. Гимназиядә белем алган Шамил Баянов та химиядән 100 балл җыйган иде. Димәк, укучыларга тирән белем бирүдә “Үсеш ноктасы” үзәкләренең роле зур. 

– Укучылар Бөтенроссия фән бәйгеләренең региональ этабында белемнәрен сыный. Бу уку елында рус теле һәм әдәбияты, биология, экология, физкультура, хокук белеме, инглиз теле, тормыш иминлеге фәннәреннән бер җиңүче һәм 14 призерыбыз бар. Безнең район өчен нәтиҗәләр бик куанычлы! 7-11 сыйныф укучылары арасында математика, физика, химия һәм чит телләр буенча “Олимпка юл” республика бәйгесе үткәрелә. Укучылар бу бәйгедә дә теләп катнаша. Быел әлеге бәйгедә алты укучы призер булды. Олимпиадаларда җиңгән укучыларга уку елы азагында акчалата бүләкләр тапшырыла. Укучыларны ел дәвамында бәйгегә әзерләгән укытучыларга да кызыксындыру чаралары каралган, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова.

Наилә Сәлахова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз

Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев