Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!
Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?
Марат Бәйрханов, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
– 31 декабрь – минем өчен эш көне. Район үзәгендә оештырылган бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итү – төп бурычыбыз. Гаиләбез белән кич бәйрәмгә чыгабыз. Яңа елны өйдә – гаилә белән каршыларга исәп. 2 гыйнварда кунаклар белән табын артында очрашу гадәте бар бездә. Гаилә традицияләрен быел да дәвам итәчәкбез.
Фото - М. Бәйрхановның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев