Балаң мәктәпкә әзерме?
Ел да шушы чорда кибетләрдә ажиотаж башлана. Баланы мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе кайсы гына әти-әнине борчымый икән?! Бала үскән саен, аңа киемнең дә затлырак, кыйммәтрәк булуы мөһим.
Мин, өч бала әнисе буларак, моны бик яхшы аңладым. Башлангыч сыйныфларда укучы малайларга киемне әти-әни сайласа, кыз балалар “мин мондыйны кимим”, “миңа мондый ошамый” дип кечкенәдән үк “сырланырга” ярата.
– Күп кеше балаларны мәктәпкә әзерләү өчен кредит ала, чөнки бер хезмәт хакы белән генә кирәк-яракны, өс киемен алып җиткереп булмый. Ким дигәндә, өч пар аяк киеме, мәктәп формасы, спорт киеме, алмаш киемнәр дә шактый кирәк. Моңа өстәп, мәктәп букчасы һәм канцтоварлар да аласы бит әле! Үз балаңны кешеләрнекеннән ким-хур итмичә киендерәсе килә бит, ә затлы әйбер һаман кесә ягын капшый, – ди Рәмилә Латыйпова.
Район үзәгендәге балалар товарлары белән сату итүче кибетләрдә бәяләрне “тешли” дип әйтеп булмый. Букча-рюкзаклар 800 сумнан башлана. Җитештерүчесенә карап, бәяләр 1300-1600 сум аралыгында тирбәлә. Кәчтүм белән чалбар яисә жилет белән чалбар алам дисәң, 1500-3000 сум акча кирәк булачак. Кызларга гади ак блузкаларны 800 сумга да алып була.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.
Лилия Шәймиева
Фото "Мөслим-информ" архивынн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев