Бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина оешмаларының эш графигы
Бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләре махсус расписание буенча эшләячәк.
28 апрельдән 1 майга кадәр, шулай ук 4 майдан 5 майга һәм 9 майдан 12 майга кадәр яңартылган эш графигы түбәндәгечә билгеләнгән.
Өлкәннәр өчен поликлиникалар:
• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Балалар поликлиникалары:
• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр ;
• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.
Стационарлар:
• Тәүлек әйләнәсе эшли, хастаханәгә салу авыруның территориаль принцибы һәм профиле нигезендә башкарыла.
Бала тудыру йортлары:
• Тәүлек әйләнәсе эшли, йөкле хатыннарны һәм бала табучы хатыннарны хастаханәгә салу билгеләнгән маршрутлаштыруга ярашлы рәвештә башкарыла.
Травматология пунктлары:
• Тәүлек әйләнәсе эшли, беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урыннарына карамастан кабул итәләр.
Өлкәннәр стоматология сырхауханәләре:
• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 9:00дан 18:00,
• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.
Балалар стоматология поликлиникалары:
• 28 апрель, 5 һәм 12 май: якшәмбе кизү графигы буенча,
• 29 һәм 30 апрель, 1, 4, 9, 10 һәм 11 май: 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр эшлиләр
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев