Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

«Шифа» лагеренда остаз белән очрашу уздырылган

Укытучы һәм остаз елы кысаларында «Шифа» сәламәтләндерү лагеренда кунакта Гөлфия Мөхәммәтгәрәева булган.

- Укытучы һәм остаз елы кысаларында "Шифа" лагеренда ял итүче балалар, бүгенге көндә Тегермәнлек авылында гомер итүче, үзенең хезмәт юлын белем  һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог,  бик күп китаплар авторы,  лаеклы ялдагы Гөлфия Мөхәмәтгараева  белән  очрашуда булдылар. 
Очрашуда бик күп хатирәләр яңартылды. Укучылар Гөлфия Вагыйз кызына биргән сораулары  мәктәп хатирәләре, студент еллары һәм укытучы һөнәре белән бәйле иде. Остаз  балаларның һәр соравына җавап бирде, иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңартты. Чара  укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. 
Алып баручы Гөлфия апага очрашуга килгәне өчен  рәхмәт сүзләре белдерде. “Һәркем үзенә яраклы, ошаган һөнәр сайларга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу,  булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою- олы бәхет ул”, -  дип тәмамлады кунагыбыз сүзен, - дип язалар Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев