Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Изгелек

Аллаһның үзеннән генә ярдәм сорап, дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып китәсем китә: “Ашыгыгыз гамәл кылырга, изгелек кылырга, хәтта җиде нәрсә килгәнче: изгелек кылыгыз, бөтен нәрсәне оныттыручы хәерчелек көтәсезме? Әллә сез юлдан аздыручы байлык көтәсезме? Әллә сез кешене көчсез итүче авыру көтәсезме? Әллә сез картлык зәгыйфьлеген көтәсезме? Әллә сез һәрбер нәрсәне кисүче үлемне көтәсезме? Әллә сез дәҗҗәлне көтәсезме? Әллә сез кыямәт сәгатен көтәсезме? Анысы исә барысыннан да куркыныч” (Тирмизи).

 Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу дөньяны ахирәтнең чәчүлеге диде. Кем бу дөньяда изгелек кыла, шул бакый тормышына орлык чәчә. Ахирәттә черки канатына да тормаган дөньяда чәчкәннең уңышын ура. Пәйгамбәребез (с.г.в.) : “Ашыгыгыз изге гамәл кылырга”, - диде. Аллаһ әйтә: “Ашыгыгыз, кешеләр, кичектермәгез, Раббыгызның мәгъфирәтенә, җәннәтенә. Ул җәннәтнең киңлеге күкләр һәм җир киңлеге”. Аллаһ безгә изгелеккә ашыгырга боерды. Пәйгамбәребез дә ашыгып, кулдан ычкынганчы, Аллаһның мәгъфирәтен кәсеп итеп калырга чакырды. 

Бер мисал китерик. Бер кешенең яшь гаиләсе бар, яшь балалары бар, әмма фатиры юк. Әйтик, аның кесәсендә 400 мең акчасы бар. Әмма фатир 400 мең тормый, 600 мең тора. Көн саен бу газеталар актара. Телевизорлар карый: берәрсе 400 меңгә фатир сатмыймы икән дип өметләнә. Беркөнне фатир сатыла дигән газета килә. Фатир сатучының икенче шәһәргә күчәсе бар. Ул фатирын 400 меңгә сата. Акча бар, алып була, шул вакытта гаилә хуҗасы нәрсә эшли?

Ярар, кич белән бу кешеләрне борчып йөрмим, ди. Иртәгә шалтыратырмын әле, ди. Яки: “Ярар, бүген шимбә, иртәгә якшәмбе, алар авылдадыр, дүшәмбе барырмын”, - ди. Фатир эзләп, кулына шундый мөмкинчелек төшкән кеше шулай эшлиме? Ул игъланны да укып бетермичә, шул кешегә чsгып чаба, чөнки менә аның мөмкинчелеге. “Иртәгә шалтыратсам, икенче бер кеше алып кала бит”, - ди. Нинди генә байлык булмасын, без шулай, кулга керсә, ычкындырмаска тырышабыз. Менә шуның кебек ахирәт өчен орлык чәчкәндә дөньяда ашыгырга тиешбез. Изге гамәлгә ашыгырга тиешбез, хәтта рамазан ае, корбан көне киткәнче. Кем бөтен җаны-тәне белән изге гамәлгә ашыкса, Аллаһ аңа изгелекне Үзе бирә. Аллаһы Тәгалә аның тормышында изгелекләрне Үзе китерә. Ул изгелекләргә бармый, ә изгелекләр аңа килә. Аллаһ әйтә: “Кем тиешлесен бирде, мохтаҗларга садака бирде, гөнаһ кылудан сакланды, Аллаһыдан курыкты, изгелеккә тугъры булды, Без аңа изгелекне җиңеләйтербез”. Изге эшләрне аның каршысына чыгарып куя. Ләкин кеше күпме мал туплады, дәрәҗәгә менде, иң татлы ризыкларны ашады, ләкин изге гамәл кылмады, бу кеше иң бәхетсез булып калды. 

Күпме кеше: “Без тынычлык булдыручылар”, - дип, төрле илләрдә төрле сугышлар башлыйлар. Без изгелек кылабыз дип җир өстендә күпме кан түгелә. Күпме балалар, картлар, хатын-кызлар наһакка рәнҗетелә. Аллаһы Тәгалә безне алар җөмләсеннән сакласын. Бүген кесәңдә нәрсәдер бар икән, бир садакаңны. Бүген ярдәм итә аласың икән, ярдәм ит. Балаларны татлы ризык белән сөендерә аласың икән, сөендер. Әмма кесәң бушаса, ярлылык килсә, син бу эшләрне эшли алмыйсың. Шуңа күрә, ярлылык килгәнче, ул ашыгырга тиеш. Чөнки бүген бар кесәңдә, иртәгә юк. Ул Аллаһ кулында, аның кадерен белеп, изгелектә сарыф итәргә кирәк.  Сәламәт килеш изгелек кылган кеше авыргач, шулкадәр изгелек кыла алмый. Бер кеше шундый дога кыла: “Я Аллаһ. Миңа бер авыру бир әле”, - дигән. Авырудан булган фазыйләтләрне өйрәнгән дә, Аллаһтан чир сорый икән. Догасын ишеткәннәр дә әйтәләр икән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) саулык сорады, авыруларга шифа сорады, ә син авыру сорыйсың мени?” Чыннан да, пәйгамбәребез шифа сорады, авыру кардәшләренә шифа сорап, дога кылды. Саулыкның авыру килгәнче кадерен белергә кушты.

Көтәсезмени сез картлыкны? Изгелек кылмыйсыз. Безнекеләрдән бит күп кеше картлыкны көтә. Балаларны ашатасым бар, эшлисем бар, пенсиягә чыккач, изгелеген кылырмын, мәчеткә килермен, дип әйтәләр. Пәйгамбәребез изгелеген кылырга, ашыгырга кушты, хәтта картлык килгәнче. Картлык - бөтен нәрсәне кирегә боручы.. Шуңа күрә, картлык килгәнне көтмәскә кирәк. Акыл ягыннан да зәгыйфьләнгәнне көтәсезме? Әмма шушы нәрсәдә бер нәрсә әйтәсем килә: картлык дигән нәрсә күп кешегә акыл зәгыйфьлеге китерми диләр.

Әллә сез бөтен нәрсәне юк итүче әҗәлне көтәсезме? Күп кеше гамәл кылмыйча әҗәлгә кадәр барып җитә дә, Аллаһ каршына гамәлсез килеп баса. Чөнки без беләбез, бүген гамәл кыла алабыз. Изгелек ишекләре ачык, һәрбер кеше дә соңрак әҗәл ишегеннән үтеп керә. Анда инде гамәл юк, хисап бар. Ә бу дөньяда исә гамәл бар, хисап юк. Теге дөньяда имтихан башлангач, кеше: “Мин бит бу биремне өйрәнмәгәнмен. Бишенче биремне өйрәнмәдем” дигән кебек, яңадан теге ишектән керәсе килер. Яңадан кайтасы килеп, теге гамәлне кыласы килер, ләкин мөмкин булмас. Аллаһ әйтә: “Алар әйтерләр: “Я Раббым, мине кире кайтарсаң иде, мин изге гамәлләр кылыр идем”. Ләкин Аллаһ кире кайтармас.

Дәҗҗәл килгәнне көтәсезме? Изге гамәлне кылып калыгыз, чөнки ул бик явыз зат. Дәҗҗал фетнәсе җир өстендәге фетнәләрнең иң куркынычы. Пәйгамбәрләр үз халыкларын дәҗҗал фетнәсеннән кисәттеләр. Аннан сыгынып Аллаһыга мөрәҗәгать иттеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәрбер намазында Дәҗҗәл фетнәсеннән сыенды. Шуның догасын да өйрәтте. Ул килгәч, рәхәтләнеп мәчетләргә барып, хәләл ризыклар ашап ята алмыйбыз. Ул фетнә кешеләргә килеп, аларны туры юлдан аздырачак.  Пәйгамбәребез: “Китегез ул урыннан”, - диде. Ирләр хатыннарын өйләреннән чыгармаслар диде, чөнки хатын-кыз фетнәгә тиз бирелерләр.

Әллә сез кояшның икенче яктан чыкканын көтәсезме? Кояш икенче яктан чыккач, тәүбәләр кабул ителми. Аннары кыямәт көне килеп җитә. Базарда әйберсен җәйгән кеше ул әйберсен җыя алмыйча калыр. Иң зур дәһшәт – кыямәт көне. Бүген изге гамәл кылып була, шайтан әйтә: “Ашыкма”.  Мәчеткә күпме киләсең килә, кил. Мәчеткә килгән өчен бер сүз дә әйтмиләр.

Кер, ишекләр ачык, ләкин керүче юк. Ул безгә мөмкинчелек. Бүген вәгазеңне сөйлә, беркем бер сүз әйтми. Хәтта гарәп илләреннән килгән кешеләр дә: “Безнең илдә динне аңлату күпкә авыррак”, - диләр. “Сезнең илдә изгелекне торгызырга күпме мөмкинчелек бар”, - диләр алар. Кыямәт көнендә һәркем җавап бирәчәк. Ашыгыйк изгелеккә.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев