Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Мәктәп неврозы баш калкытмасын!

Баласын мәктәпкә озаткан әти-әни бала белән бергә стресс кичерә

Балаларның барысы да мәктәп тормышына, андагы ыгызыгыга әзер түгел. 1 сыйныфка баручыларга аеруча кыен.

– Төрле характерлы балалар бар. Өйдә әйбәт итеп шөгыльләнеп килгән бала да мәктәптә сәгатьләр буе эндәшми утырырга, укытучы сөйләгәнне ишетмәскә мөмкин. Әти-әниләр авырлык тудыручы сәбәпләрне аңлап, белеп торырга тиеш. Укытучы белән баланың холкы туры килмәве дә бар. Озак уйлап эш итүче бала кызу, җитез укытучы өчен гаять акрын тоелырга мөмкин. Шуңа уку елы башыннан ук укытучы белән уртак фикергә килү мөһим. Гаеп эзләп йөрергә кирәкми, бу очракта әти-әни укытучының ярдәмчесе булырга тиеш, – ди озак еллар башлангыч сыйныфларны укыткан Маргарита Идиятуллина.

Белгечләр әйтүенчә, баланың сәламәтлеге һәм уңай мохит тудыру өчен рухи киеренкелектән котылырга кирәк. “Онытмасам ярар иде”, “булдыра алырмынмы?” Әлеге сораулар бала күңеленнән китмәсә, аның тынычлыгы югалачак. Дәрескә соңга калудан куркып, төнлә берничә мәртәбә куркып уянучы балалар да бар. Кайбер балалар, мәктәпкә барыр алдыннан дулкынланып, иртәнге ашны да ашамый. Бер-ике дәрес узгач, куркудан һәм ачлыктан башы әйләнә, хаталар ясый, начар җавап бирә. Нәтиҗәдә начар билге ала. Куркуы юкка булмаган икән бит!

– Беренче чиратта, әтиәниләргә тынычланырга кирәк, чөнки, аларга карап, баланың киеренкелеге тагын да арта. Тумыштан акрын балалар мәктәп портфелен кичтән әзерләргә тиеш. Балага ярдәм итәргә кирәк, тик аның өчен эшләмәгез! Бакчага йөргән сабыйлар, мәктәпкә килгәч, өйдә үскәннәрдән бик нык аерыла. Алар коллективка күнеккән һәм мөстәкыйль була. Өйдә игътибар үзәгендә үскән балага мәктәп һәм сыйныфташлар куркыныч тудыра кебек тоела. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер әти-әнисез бала үзен начар хис итә. Такта янына чыгып җавап бирү үзе зур газапка әйләнә. “Мәктәп неврозы” тамыр җәймәсен өчен, баланың үз-үзенә ышанмау хисен, куркуны бетерергә кирәк. Аны өркеткән хәлләрне өйдә кабатлап карагыз. Мәсәлән, такта янында җавап бирүне, – дип киңәш бирә педиатр Язилә Габидуллина.

Фото: «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев