29 май 2020 яңалыклары
-
Хатын кызлар, сезнең өчен!
Кер кондиционерын өйне җыештырганда файдаланырга була. Аны идән юа торган суга кушарга мөмкин, әлеге эремәгә ма-нылган чүпрәк белән ту-зан сөртә аласыз. Кондици-онерлы эремә белән юыл-ган өслеккә тузан утырмый.
-
Әниебез – безнең йөрәктә
Әниебез Зөләйха Садриева – Дусай авылы кызы. Ул 1930нчы елның 17 декабрендә дөньяга килә.
-
Җәзасын алды
Прокуратура 37 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.
-
Игеннәр тәрбия ала
Бу көннәрдә район басуларында игеннәрне тәрбияләү бара.
-
30 май көненә һава торышы
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+16˚ градус.
-
Авыл халкы каршы
Матбугат үзәгенә Мари Бүләр авылы халкы исеменнән түбәндәге эчтәлектәге хат килде: – Мари Бүләр авылында каз фермасы бар. Казлар сыер көтүе йөргән элеккеге лагерь урынын асфальт итеп куйдылар. Быел тагын Нагорная урамы башында ферма төзиләр. Без бөтен авыл халкы моңа каршы, риза түгел. Сасы ис сулап ятып булмый. Бер кеше өчен сыерларны бетерәсеме безгә? Мари Бүләр авылы халкы.
-
Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү йөрешен исәпкә алып исәпләнәчәк
Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы сүз баланың бакчага йөрүенә карамастан, ата-аналар түләгән акча турында бара, дип ачыклык кертте.
-
Кояш кебек балкып яшә!
Өлфәт абый белән Сахира апаның кызлары Зинфира – гаиләдә көтеп алынган беренче бала. Иптәш кыз-лары кебек ул да балачагында “укытучылы”, “сатучылы” уйнап үскән. Мәктәпне тәмамлагач, кыз укуын Бөгелмә шәһәренең кооператив техникумында дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, кибеткә сатучы булып урнаша. Иптәш кызлары “Сиңа бу эш бөтенләй килешми, дускай!” дип, белемгә омтылучы, төгәл һәм таләпчән Зинфираны районның яшь туристлар станциясенә әйдәкли башлыйлар.
-
Матурлыкны саклый да белергә кирәк
Үлән чабып, агачларга су сибеп, тирә-юньне матурлауга үз өлешебезне кертик.
-
Рөстәм Миңнеханов яңа президент срогына барырга әзер булуын раслады
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Аралашканда, ТР Президенты көзге сайлауларында катнашырга әзер булуын раслады.
-
Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 53 очрагы теркәлгән
Республикада коронавирус белән зарарлануның 3079 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе дәваланган.
-
Балаларга – дәүләт кайгыртуы
Аз керемле гаиләләрнең акча янчыгы тагын калыная төшәчәк. Җәйнең тәүге ае сөенечләргә бай булырга охшаган.
-
Әбием-горурлыгым
Карт әбием Җәннәт Йосыпова турында гаилә музеендагы хатлар, язмалар, фоторәсемнәр, әбиемнең чигүләре, үзе теккән күлмәкләре, көндәлекләре, бабам-әбием, әнием сөйләүләре, видеоязмалар буенча яхшы беләм.
-
Удачина: Конституциягә төзәтмәләр балалар хокукларын яклау күзлегеннән мөһим
«Иң мөһиме - бу мәсьәләләр чыннан да хәл ителә. "Конституциядә әлеге өстенлекләрне ныгыту мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора", - дип ассызыклады балалар омбудсмены.
-
Марат Җәббаров районнардан азык әзерләүне оештыруга мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР премьер – министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.