Матурлыкны саклый да белергә кирәк
Үлән чабып, агачларга су сибеп, тирә-юньне матурлауга үз өлешебезне кертик.
Матурлыкны яратабыз да соң! Алмагачлар чәчәк аткан мәлдә Бакча урамын фотога төшермәгән кеше калдымы икән?! Матур бит! Алмагачларның кайсы кәләш кебек актан киенгән, кайсы алсу-кызылга төренгән. Шушы матурлыкны саклый да белергә кирәклеге, аның нинди зур хезмәт таләп итүе турында гына уйлаучы булдымы икән?!
Ел саен җирлегебездә меңәрләгән агач утыртыла. Агач утыртумы, тирә-юнебезне җыештыру булсынмы – һәр эш күмәк көч, өмә белән башкарыла. Көзге салкыннарда агач утырту да, газон өчен туфрак тарату да җиңел түгел. Эшләгән кеше үзе генә белә. Рәхмәт, егет-кызлар зарланмый, авырыксынмый эшли. Кеше капка төбендә эшләп йөрү күңелгә дә тиядер кайчак. Ник дисәң, шушы тирәдә яшәүчеләр үзләре дә күмәк эшкә кушыла ала бит. Туфрагын тарата торырга мөмкин, агач утырту өчен дә әллә ни акыл кирәкми. Тик, ни кызганыч, өмәгә чыгу түгел, йорты каршында үскән үләнне чабарга да иренә бүген мөслимлеләрнең кайберләре. “Нишләп без чабарга тиеш аны?!” дигәнне дә ишетергә туры килә.
Мөслимнең яңа микрорайонында яшәүче танышым сөйли: “Безнең урамда берәү үлән чабарга чыкса, бөтенесе берәм- берәм капка төбен чаба башлый, – ди. – Мөслимнең иске өлешендә яшәүчеләрне капка төбен җыештырырга чыгару авыр”. Гаҗәпләндерде бу сүзләр. Мөслимнең иске өлешендә әби-бабалары төп Мөслимнеке булган, электән шунда гомер кичергән өлкән буын яши, дип беләм. Каяндыр күченеп килгән кешеләр түгел, диюем. Кем-кем, алар туган җиребезнең матурлыгына битараф булырга тиеш түгелләр кебек. Хәер, кемдер килеп эшләгәнгә ияләнеп бара кебек халык, җиңел яшәргә өйрәнә. Рәхәт бит! Район үзәгендә үләнен чабарга махсус хезмәтләр бар, агач утыртуны бюджет хезмәткәрләре күмәк көч белән башкара. Нигә эшләргә?! “Акчасын алалар бит, эшләсеннәр!” – диләр микән. Тик бу бит сезнең капка төбе. Аның каршында үскән үлән йортыгызны бизәми, булдыксызлыгыгызны күрсәтә, җәмәгать! Йорт каршында корып утырган агачларны күреп: “Шуңа 1-2 чиләк су сибү авырмы икән?!” – дип, сезне битәрлиләр бит. Махсус хезмәтләрнең ялларсыз эшләвен дә, үлән котырып үскәндә җитешә алмавын да күрәбез, беләбез. Авыл кешесе, әнә, ихатасын да, бакчасын да, капка төбен дә үзе чистарта. Кичен яшьләр җыелып көнбагыш чиертсә, өлкәннәр иртә таңнан, “Ии чүпләгәннәр” дип, капка төбен себереп куя иде. Көтү чыкканда маллар “күчтәнәч”ен калдырса, кеше- кара күргәнче җыештырып ала. “Күрше-күләннән оят, шуны да җыештырмаганнар”, дип әйтерләр”, – дип кыенсына. Әби-бабаларыбыздан килгән матур сыйфатларны югалтмыйк инде, җәмәгать!
Хасилә Фатыйхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев