23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Мөслимдә төнге чаңгыда шуу оештырыла
27 гыйнвар, җомга кичендә Мөслимдәге Ык буе ял зонасында чаңгыда йөрү оештырыла. Райондашларны 19.00 сәгатьтә үз чаңгылары белән табигать кочагына чакырып калабыз. Кооператив урамындагы элеккеге автовокзал янындагы тыкрыктан үтеп, парковка янында җыелабыз, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.
-
Көзге чакырылышта 37 мөслимле армия сафларына озатылды
Районыбызда 2016 елның көзге чакырылыш компаниясе уңышлы төгәлләнде. Армия сафларына барлыгы 37 егетебез озатылды. Мөслимнең үзеннән генә 10 егетебез ил чикләрен сакларга киткән. Армия сафларына озатылучылар арасында Октябрь, Иске Вәрәш, Исәнсеф, Михайлова, Салауз Мухан, Үрәзмәт, Мари Бүләр, Югары һәм Түбән Табын, Баланлы, Олы Чакмак, Тойгелде, Рус Шуган һәм Ташлияр авылларыннан...
-
"Яшь мөслимлеләр" проекты 85 эш арасында 3 урынны яулады
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы" иҗтимагый оешмасы белән берлектә. балалар хәрәкәтен үстерү максатында, авторлык программаларына, методик эшләнмәләргә бәйге игълан иткән иде. Әлеге конкурска районнан "Яшь мөслимлеләр" балалар иҗтимагый оешмасы проекты тәкъдим ителде. Проектта оешманың кодексы, шигарь, гимн, дүрт төрле эшчәнлек һәм аларны бәяләү критерийлары...
-
Ничек президент булырга яисә Мөслим укучылары Минтимер Шәймиев эзеннән йөрде
Татарстанның беренче Президенты Минтимир Шәймиевның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтү чараларында һәр мәктәп актив катнашты. Минтимер Шәриповичны белгән шәхесләр белән очрашулар, вертуаль-музейга сәяхәтләр, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Моннан тыш, кайчандыр М. Шәймиев эшләгән станок белән танышу максатында, "Агромастер" производство компаниясенә экскурсияләр дә оештырылды. Гимназия, Күбәк, Мөслим урта мәктәпләре укучылары, Актаныш районы...
-
Мөслимлеләр - Алабуга шәһәре турында
Татарстанда меңъеллык тарихы булган ике шәһәр бар. Аның берсе - башкалабыз Казан булса, икенчесе - Алабуга шәһәре. Кама елгасы ярларына якын урнашуы белән ул элек-электән сәүдәгәрләрне үзенә җәлеп иткән. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче сәүдәгәрләргә, су юлы белән килеп, сату-алу белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр туган. Шунлыктан бик күп сәүдәгәрләр, шәһәрне үз...
-
Метрәйдә күпфункцияле үзәк ачылачак
2016 елда Метрәй авылында фитнес һәм сәүдә үзәкләре халыкка хезмәт күрсәтә башлаган иде. Быелгы елда тагын бер үзәк эшли башлаячак. Татарстан Республикасында "Мәгариф объектларын төзекләндерү" программасы кысаларында, Метрәй авылының мәктәп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Әлеге бина күп функцияле үзәк итеп үзгәртеләчәк. Метрәй мәктәбе бинасы 1973 елда кулланылышка тапшырылган. Ул...
-
Лицей укучылары - китапханәдә
Лицей укучылары район балалар китапханәсенә экскурсиягә барды. Биредә алар Крыловның мәсәлләре,язучының тормыш юлы белән танышты.
-
Шагыйрь Зөлфәт безнең өчен “татарның Пушкины” иде – Роза Яппарова
Шагыйрь Зөлфәтне студент чагында яшьтәшләре "татарның Пушкины" дип атаса, соңрак яшь шагыйрьләр үз итеп: "Мэтр", дип йөрткәннәр. Бу хакта Казанның "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә искә төшерделәр. Шунысы да игътибарга лаек - әлеге кичә...
-
Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева "Мисс Татарстан-2017" дип табылды
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле - "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен 20 яшьлек Казан кызы (Яр Чаллыда туган) Камилә Харисова яулады. Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан...