Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева "Мисс Татарстан-2017" дип табылды

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле - "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен 20 яшьлек Казан кызы (Яр Чаллыда туган) Камилә Харисова яулады. Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан...

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле - "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен 20 яшьлек Казан кызы (Яр Чаллыда туган) Камилә Харисова яулады. Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан унысын сайлап алды. Аннан соң бәйгенең алдагы этаплары буенча, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсант кызлар жюри әгъзаларының четерекле сорауларына да җавап бирде. Кызларның каушамыйча, аларга тиз арада кызыклы итеп җавап кайтаруы, җор теллелеге бәяләнде. Конкурс барышында жюри нәтиҗәләр чыгарган арада тамашачылар өчен "Тесла бой" төркеме чыгыш ясады, дизайнерларның төрле кием-салым коллекцияләре күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X