Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйдә күпфункцияле үзәк ачылачак

2016 елда Метрәй авылында фитнес һәм сәүдә үзәкләре халыкка хезмәт күрсәтә башлаган иде. Быелгы елда тагын бер үзәк эшли башлаячак. Татарстан Республикасында "Мәгариф объектларын төзекләндерү" программасы кысаларында, Метрәй авылының мәктәп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Әлеге бина күп функцияле үзәк итеп үзгәртеләчәк. Метрәй мәктәбе бинасы 1973 елда кулланылышка тапшырылган. Ул...

2016 елда Метрәй авылында фитнес һәм сәүдә үзәкләре халыкка хезмәт күрсәтә башлаган иде. Быелгы елда тагын бер үзәк эшли башлаячак. Татарстан Республикасында "Мәгариф объектларын төзекләндерү" программасы кысаларында, Метрәй авылының мәктәп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Әлеге бина күп функцияле үзәк итеп үзгәртеләчәк. Метрәй мәктәбе бинасы 1973 елда кулланылышка тапшырылган. Ул чорларда, мәктәптә параллель класслар укып, укучылар саны 150 дән дә артып киткән еллар булган. Соңгы еллардагы демографик ситуациянең кискен үзгәрүе, мәктәпләрдә балалар санын кимүгә китерде. Һәм әлеге проблема Метрәй урта мәктәбен дә читләтеп үтмәде. Мәктәптә укучылар саны әз булу сәбәпле, башлангыч сыйныфлар гына калды. Җирлектә яшәүче, һәр нәрсәгә "авылны бетерәләр" инде дигән күзлектән карарга өйрәнгән халык, янәдән борчуга калган иде. Һәм, узган ел, метрәйлеләрнең мөраҗәгатен кабул итеп, район башлыгы Рамиль Муллин тәкъдиме белән, мәктәп бинасын күп функцияле үзәккә үзгәртергә дигән нияткә килделәр. Бүген инде мәктәптә, төзекләндерү эшләре башланды. Үзәктә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, авыл җирлеге Советы һәм фельдшер - акушерлык пункты бер түбә астында булачак. Төзекләндерү эшләрен "ШАХ" җәмгыяте башкара. Бүгенге көндә түбә аслыгы ясау, электр линияләрен алыштыру, бүлмәләр бүлү һәм штукатурлау эшләре алып барыла, биш бригада эшли. Шулай ук тәрәзәләр, ишекләр, җылылык торбалары алыштырылачак, санузел һәм канализация эшләре, тышкы фасад өлешен яңарту да башкарылачак. Җәмгыять җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов: "Төзекләндерү эшләрен ел башыннан ук башлап җибәрдек һәм эшләрне июнь аена тәмамларга ниятлибез" - дип, эшнең тиз арада һәм сыйфатлы башкарылачагына ышаныч белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов та, эшнең барышы белән һәрдаим кызыксынып, танышып тора: "Бу күп функцияле үзәкне булдыру, күп кенә бюджет чыгымнарына экономия ясарга ярдәм итәчәк. Бүгенге финанс кытлыгы чорында монысы да бик мөһим. Шулай ук башлангыч мәктәп, балалар бакчасын саклап калырга да зур ярдәм булачак" - дип, фикерен җиткерде. "Буялган бит бит төсле, буялмаган к-т төсле" - дигән әйтемдәге сыман, бинаның тышкы матурлыгы, кеше күңелендә беренче фикерләрне уята, һәм шушы фикер кешегә, бинаның эченә кергәнче үк күңел күтәренкелеге, якты йөз бүләк итә. Ә Метрәй авылы уртасында урнашкан күп функцияле үзәк булу, авылга тагын бер ямь биреп, авылның киләчәгенә ышанычлы бер адым булачак. Авылның аксакалы, мәгариф ветераны Мирзанур Галимов юкка гына: "Мәктәп бинасында мондый төзекләндерү эшләре башкарылу, район җитәкчелегенең авылыбызга карата игътибарын дәлилли. Димәк, мондый игътибар һәм ихтирам булганда, авылларыбыз яшәчәк" - дими. Ә бит кешене ышаныч яшәтә. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев