Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь Зөлфәт безнең өчен “татарның Пушкины” иде – Роза Яппарова

Шагыйрь Зөлфәтне студент чагында яшьтәшләре "татарның Пушкины" дип атаса, соңрак яшь шагыйрьләр үз итеп: "Мэтр", дип йөрткәннәр. Бу хакта Казанның "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә искә төшерделәр. Шунысы да игътибарга лаек - әлеге кичә...

Шагыйрь Зөлфәтне студент чагында яшьтәшләре "татарның Пушкины" дип атаса, соңрак яшь шагыйрьләр үз итеп: "Мэтр", дип йөрткәннәр. Бу хакта Казанның "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә искә төшерделәр. Шунысы да игътибарга лаек - әлеге кичә рәсми чара түгел иде, коллектив шулай үз авторын сагынуын, аңа хөрмәтен күрсәтте. Ул театр директоры Роза Яппарова инициативасы белән оештырылды. "Язучының 70 еллыгы Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында 13 февральдә уздырылачак", - дип ачыклык кертеп җавап бирде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт "Татар-информ" хәбәрчесенең рәсми кичә турында соравына. "Әкият" курчак театрында үткән кичәдә танылган татар шагыйрьләре Гәрәй Рәхим, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, яшь шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин катнашты. Залда Зөлфәтнең хәләл җефете Фирая Маликова, балалары, оныклары утыра иде. Хәтта Фирая апаның 101 яшьлек әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбәрәков та килгән иде. Мәгълүмат булганча, Фирая һәм Зөлфәт Маликовлар дүрт бала үстергәннәр, хәзерге вакытта Фирая апа тугыз оныкның әбисе. Курчак театры Зөлфәтне шагыйрь генә түгел, балалар язучысы буларак та ача алган үзенчәлекле программа төзегән. "Татар теле бетә, сакларга кирәк, дибез. Ләкин безнең язучыларыбыз күп булса да, аларның бөтенесе дә балалар өчен пьеса язарга вакыт тапмый, - ди Роза Яппарова. - Ә Зөлфәт балалар өчен пьеса язу эшенә җаваплы карады. Ул курчак театры өчен бик күп талантлы пьесалар язган кеше. Без аңа бик рәхмәтле идек. Ул Чыңгыз Айтматов әсәре буенча "Гасырда озын төн"не язды. Аның пьесасы буенча "Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә"не куйдык. Ул хәзер дә репертурада - без аны яңартып куйдык. Габдулла Тукайның "Су анасы" буенча "Ай өреккән шомлы төн"не дә ул язды. Курчак театры өчен язу беренче карашка җиңел тоеладыр бәлки, әмма ул авыр хезмәт". Роза Яппарова шагыйрь белән Казан дәүләт университетында бер чорда укуларын искә алды. "Рәшит Әхмәтҗанов, Клара Булатовалар укыган чор иде ул. Ә Зөлфәт шулкадәр популяр иде - аны университетта "татарның Пушкины" дип йөртә идек. Зөлфәт бик чибәр иде. Аңа гашыйк булмаган кызлар сирәк булгандыр. Тормыш иптәше итеп ул Фираяны сайлады", - дип сөйләде театр директоры. "Без Мөдәррис Әгъләмне "Әкә" дип йөрттек, ә Зөлфәт абый безнең өчен "Мэтр" булды. Алай дип әйтүебез үзенә ошый иде", - дип шулай ук хатирәләре белән уртаклашты шагыйрь Газинур Морат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев