Казанда махсус операция ветераннары арасында следж-хоккей буенча ярышлар узачак
17 августта Спорт сараенда Махсус операция катнашучылары һәм ветераннары арасында следж-хоккей буенча төбәкара «Өчлек турниры» узачак. Ярышлар махсус операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, «Россия спорты» Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.