Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
15 август
Җитештерүчән эшлибез
Куйбышев исемендәге колхоз хезмәтчәннәре быел мул уңыш үстерделәр. Хәзер алар төп бурычларын
үтәүгә – игеннәрне җыеп алуга, аны Ватан амбарларына салуга керештеләр. Теземнәр белән капланган мәйдан көннән-көн арта. Уру осталары Х.Вәлиев, Р.Красильников, Р.Хәйдәров 110-103 гектар мәйданда борчак урдылар. Урып-җыю буенча транспорт звенолары да 1978 ел урагына яңа сәхифәләр өстиләр. Әле соңгы көннәрдә генә бу эшкә керешүче Ә.Әхмәтҗанов, мәсәлән, 12 августта ундүрт гектар мәйданнан 242 центнер бөртек суктырды.
С. Вәлиев, партком секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев