Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Дуслык белән көчле без

«Безнең ишегалды» игелекле күршелек фестивале үтте

Татар халкында бик мәгънәле әйтем бар: күршең үзеңнән яхшы булсын! Гомернең күп өлешен нәкъ менә күршеләр белән үткәрәбез. Кайвакыт тоз бетсә дә, утың сүнсә дә, күршегә йөгерәсең. Быел республикада “Безнең ишек алды” яхшы күршелек фестивале башланып китте. Әлеге фестиваль бердәм, дус-тату күршеләрне үзенә җыйды.

Фестиваль алдыннан гына башланган яңгыр да дус-тату булып яшәүче мөслимлеләрне куркыта алмады. “Безнең ишек алды” программасы кысаларында төзекләндерелгән ишек алларында яшәүчеләр бүген аларны саклау, тагын да матурлау өчен үзләреннән зур өлеш кертә.

– Мин Кооператив урамының 170Б йортында яшим. Биш ел элек эшли башлаган “Безнең ишек алды” программасын бик теләп кабул иттек, – ди Митальда Апсаттарова. – Башта йорт каршына чәчәкләр утырттым. Әлеге матурлыкка йортыбызда яшәүче һәркем сокланды, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Икенче елны йорт тирәли чәчәкләр утырттым. Аларны кыштан ук орлыктан үстереп, яз җитүгә урамга күчердем. Әлбәттә, йортыбызда яшәүчеләр дә ярдәм итте. Чәчәкләрем миңа көч бирә, күңелемә тынычлык өсти. Мондый программалар эшләп торсын, җирлегебездә яшәүчеләр әйләнә-тирәбезнең матурлыгына сокланып гомер итсеннәр.

 

Республика хөкүмәте тарафыннан дистә елдан артык җирлекләрдә парклар, скверлар ясау һәм яр буйларын төзекләндерү буенча эшләп килүче программа да нәтиҗәле дәвам итә. Әлеге программа ярдәмендә Мөслимдә дә бик күп парклар, ял мәйданчыклары булдырылды.

– Без – гомер буе Мөслимдә яшәүчеләр өчен бүгенге матур үзгәрешләрне күрү, шушы матурлыкка өлеш кертү зур горурлык һәм сөенү хисләре тудыра. Соңгы елларда җирлегебездәге үзгәрешләр мөслимлеләрне генә түгел, ә читтән килгән кунакларны да сокландыра. Йорт эчең матур булып, ишек алды ямьсез булса, чәчәкләре булмаса, керер һәм чыгар җирең, утырыр җирең булмаса, балаларга уйнарга урын булмаса, кызык булмас иде. Кайсы гына күпфатирлы йорт ишек алдына барып керсәң дә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык урыннар, балалар өчен – уен, спорт белән шөгыльләнер өчен спорт мәйданчыклары, машина куяр өчен парковкалар бар. Мөслимебез заманча төзекләндерелгән район буларак аерылып тора. Зәвыклы, милли төсмерләр белән баетып эшләнгән берсеннән-берсе матур ял урыннары белән без бик горурланабыз! Без аларны төзүдә һәм матурлауда үзебез дә бик теләп, актив катнаштык, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Фестивальдә катнашкан кунаклар Мөслимдә башкарылган эшләргә югары бәя бирделәр, әйләнә-тирәнең матурлыгына соклануларын белдерделәр.

– “Безнең ишек алды” республика программасы кысаларында районыбызда 16 ишек алды ясалды, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Хуҗин. – Программа кысаларында 21 ишек алды төзекләндерелде. Бүген Мөслимебездә ял итәр, кечкенә балалар белән барыр, спорт белән шөгыльләнер өчен парклар да, уен һәм спорт мәйданчыклары да бик күп. Кайчан карама, аларның һәркайсында балаларны да, өлкәннәрне дә очратырга була. Быел Пушкин паркында яңадлан төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Әйтергә кирәк, барлык парклар да мөслимлеләргә нәтиҗәле хезмәт итә. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк һәм киләчәктә бүгенге пакрлар тагын да камилләшер, дигән өметтә калабыз.

ТР Дәүләт Советы рәисе Илшат Әминов сүзен балачагы узган Мөслимне, төгәлрәге, районның Мәлләтамак авылын искә алып башлады.

– Бүген туган ягым Мөслимне яңа яктан ачтым, яңа сыйфатта күрдем. Без үскәндә караңгы, юллары пычрак, баткак булган Мөслим бүген якты, чәчкә-гөлләргә күмелгән. Республикадагы үзгәрешләр Мөслимдә дә бик матур чагылыш тапкан. Бу үзгәрешләр республикада эшләүче программаларның нәтиҗәлелеген, халыкка кирәклеген исбатлый. Бүгенге Мөслим – Европа шәһәре кебек. Дөнья матурланган саен кешеләр дә, аларның күңелләре дә матурлана. Биредә рухланып эшлисе, күңелле итеп ял итәсе килә. Бүгенге көнебез матур, киләчәгебез тагын да матуррак булсын өчен мөслимлеләрнең тырыш хезмәт куячакларына һич шигем юк, шулай булачак та, – диде Илшат Әминов.

Фестивальдә “Безнең ишек алды” республика программасында актив катнашкан, үзләре яшәгән йорт территорияләрен матурлауга зур өлеш керткән бертөркем райондашларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соңыннан “Татарстанда җәй” проекты кысаларында район сәнгать осталары чыгыш ясады. Тамашачылар “Премьер” вокаль төркеменең чыгышын да алкышларга күмде.

 

Римма Афзалова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев