Халыкның иминлеге җыеннарда төп мәсьәләләрнең берсе булды
ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов республика күләмендәге актуаль мәсьәләләргә тукталды.
Баланлы авыл җирлегендә су линиясенә, Сабантуй мәйданына ремонт ясалган. Урамнарның яктыртылышы да даими контрольдә.
– Быел үлән котырып үсте. Авылларда үләнне вакытында чабып барырга тырыштык. Авыл юлларының грейдер белән тигезләнүенә дә сөенде халык. Зиратларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә элмә такталар куелды. Егоровка авылы зиратына халык соравы буенча будка ясатылды. Шуганка клубының баскычын ремонтлатырга планлаштырабыз, смета төзелүен көтәбез, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова.
“Агросила” грант программасы ярдәмендә Баланлы авылындагы Сабантуй мәйданын төзекләндергәннәр. Җыенда катнашучылар юллар торышын һәм хуҗасыз этләрнең күп булуын проблема итеп күтәрде. Җыелышта әлеге мәсьәлә алга таба хәл ителер дигән җавап бирелде. Очрашуга килгән райондашларыбыз борчыган мәсьәләләре буенча җаваплар алды.
Халыкның иминлеге җыеннарда төп мәсьәләләрнең берсе булды. Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев дистанцион мошенниклык очракларына тукталды.
– Бүген өлкәннәр дә, яшьләр дә мошенниклар капкынына эләгә. Бердәнбер саклану чарасы – таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәү һәм телефонга килгән смс-кодлар, парольләрне әйтмәү. Халык уяулыкны югалтмасын иде! Бүгенге вәзгыятьтә берәүгә дә ышанырга ярамый. “Якын кешегезгә куркыныч яный” дип хәбәр итсәләр дә, иң элек якыныгыз белән элемтәгә керегез, шикле номерларга акча күчерүдән тыелыгыз! – дип кисәтте Булат Зөфәрович.
Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы, ди авыл халкы. Үзара аңлашып эшләү кирәк: халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә һәм сорауларына җавап ала.
–Бүген авылларда эшләнгән һәр нәрсә күз алдында. Барысы да халык өчен, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла. Авылда да шәһәрчә тормыш дияргә буладыр. Юллар сыйфатлы, социаль-көнкүреш биналары эшләп тора, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Иң мөһиме – күңел тынычлыгы гына кирәк. Алга таба да авылларыбыз үсешкә юл тотсын, яшәгән җиребез бүгенгедәй төзек һәм матур булсын иде! – диде быенда катнашучылар.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 15 август санында укыгыз
Фото: район хакимияте матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев