Сабантуйлар, сабантуйлар...
“Сабантуй” диюгә, күз алдыма балачак истәлекләре килеп баса. Узган гасырның алтмышынчы еллар башы. Миңа 6 яшьләр тирәсе. Безнең гаиләнең Нарат Асты авылына шәһәрдән күченеп кайткан гына елы иде. Яңа күлмәгемне киеп чыктым да капка төбендә торам шулай