Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Рәзинә Ильина чахохбили рецепты тәкъдим итә

Чахохбили – грузин кухнясы ризыгы. Әлеге ризык рецептын райондашыбыз Рәзинә Ильина тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер тавык, 4 помидор, 4 суган, 2 татлы борыч, 2 аш калагы томат пастасы, 1 чили борычы, ярты стакан ит шулпасы, 4 тырнак сарымсак, 1 чәй калагы аджика, ярты чәй калагы хмели-сунели тәмләткече, тәменчә тоз, борыч, бер уч кинза һәм петрушка, үсемлек мае.

Әзерләү тәртибе. Итне, артык уртача зурлыкта шакмаклап турап, мае кайнап торган кәстрүлдә кыздырабыз. Шуңа вак итеп туралган суган, ярымбоҗралап туралган татлы борыч, вакланган чили борычын, томат пастасын салабыз да яхшылап болгатабыз. Ит шулпасын, тоз, борыч һәм башка тәмләткечләр кушып, сүрән утта өстен каплап, 1,5 сәгать пешерәбез. Пешеп җитәр алдыннан помидор турап салабыз. Чахохбилины табынга петрушка яки укроп сибеп бирәбез. Тәмле булсын!

 Фото – Р.Ильинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев