Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетле балалар илендә

10 июнь көнне лагерьның беренче сменасы эшли башлады

Нарат Асты авылында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере бер еллык ялдан соң балаларны кабул итте. 10 июнь көнне лагерьның беренче сменасы эшли башлады. Беренче төркемдә 60 бала ял итә. Алар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар, уку алдынгылары, спорт һәм мәдәният өлкәсендә активлар бар.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә лагерьда яңа мөмкинлекләр тудырылды. Ашханә, медицина пункты, балалар яшәү өчен корпуслар, лагерь территориясе тулысынча яңартылды. Быелдан лагерь “Мизгел” яшьләр үзәге карамагына беркетелде.

– Лагерьда балалар күңелле һәм кызыклы итеп ял итә алсын өчен барысы да эшләнә, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев. – Мөслим лицееннан килгән биш укытучы-вожатый балалар белән көн дәвамында кызыклы уеннар, бәйгеләр, түгәрәкләр, мастер-класслар үткәрә. Балалар көн дәвамында алты тапкыр туклана: боткалар, беренче һәм икенче ашлар бирелә. Менюда камыр эшләнмәләре, җиләк-җимешләр, сок һәм компотлар, йогурт, кефирлар да бар. Ризыкны шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова әзерләп китерә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев