Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Су кердегезме әле?

11 июньнән рәсми төстә коену сезоны ачылды.

Махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела. Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге нинди булуы билгесез сулыкларга кермәвең хәерле. 

– Райондашларыбыздан да, кунаклардан да игътибарлы һәм сак булуларын сорыйбыз. Иминлек кагыйдәләре турында исегездән чыгармагыз! Елга эчендәге буйкаларны йөзеп чыгу балалар өчен куркыныч. Әти-әниләр балаларын елга буена ялгыз гына җибәрмәсеннәр иде. Җәйге каникуллар чорында балаларга аеруча күз-колак булу таләп ителә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

“Кояшлы Ык” ял паркында махсус ясалган пляж бар. Пляжда ял итү, кояшта кызыну өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Ачык һавада ял итү өчен сигез махсус ятак урнаштырылган.

Фото – Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев