Кыңгыраулы мәктәп еллары
Минем мәктәбем кыңгыраулы гына түгел, барабанлы, быргылы, кызыл галстуклы да иде. 1954 нче елда мин беренче класска укырга Банк урамындагы агач мәктәпкә килгән идем. Хәзер аның урынында – лицей бинасы. Уйлый китсәң, шушы мәктәптән дә якын мәктәп булмаган икән безнең өчен. Ике беренче татар классының берсен – Гафурова Шәмсия апа, икенчесен Шәфыйков Вагиз абый укыттылар. Еллар үтте, ә мин беренче укытучымны сагынам. “Шәмсия” сүзенең гарәпчәдә бер мәгънәсе “кояш йөзле” дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килеп тора иде аның. Мөлаем йөзен, ягымлы, йомшак тавышын әле дә күрәм, ишетәм кебек.