Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

30 август – Республика көне.

1990нчы елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачкан әлеге мөһим дата уңаеннан район башлыгы, район Советы рәисе барлык мөслимлеләргә бәйрәм котлавын җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Быел да Республика көнен халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге бик мөһим эшләр белән каршылыйбыз. Республикабызда эшләүче 40ка якын программа Мөслим районында да уңышлы тормышка ашырыла. Социаль объектларны, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, юл төзү, урам-юл челтәрен, күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү кебек программалар барлык райондашларыбызга да күңел күтәренкелеге бирә. Кадерле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары, сезне Республика көне белән тәбрик итәм! Татарстаныбыз һәм илебез иминлеге өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдереп, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев