Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Минем мәктәбем кыңгыраулы гына түгел, барабанлы, быргылы, кызыл галстуклы да иде. 1954 нче елда мин беренче класска укырга Банк урамындагы агач мәктәпкә килгән идем. Хәзер аның урынында – лицей бинасы. Уйлый китсәң, шушы мәктәптән дә якын мәктәп булмаган икән безнең өчен. Ике беренче татар классының берсен – Гафурова Шәмсия апа, икенчесен Шәфыйков Вагиз абый укыттылар. Еллар үтте, ә мин беренче укытучымны сагынам. “Шәмсия” сүзенең гарәпчәдә бер мәгънәсе “кояш йөзле” дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килеп тора иде аның. Мөлаем йөзен, ягымлы, йомшак тавышын әле дә күрәм, ишетәм кебек.

Хәзерге мәктәпләр кыңгыраулы түгел, электр звоноклы. Безнең мәктәпнең җиз кыңгыравы, электр звоноклары кебек, сискәндереп куркытмый, аларда моң бар иде. Бәлки мәктәпләргә кыңгырау чыңнарын кире кайтарыргадыр, техник мөмкинлекләр бар бит моның өчен. Кыңгырауны Мәдинә исемле апа шалтырата иде. Дәресләрне аның кыңгырау чыңы белән башлаганга, бетергәнгә, баштарак мин аны иң олы (важный) кешедер, дип уйлый идем. Без укыган чорда, кыңгыраудан тыш, мәктәптә пионер быргысы яңгырый, пионер галстуклары, дружина байрагы җилферди иде. Кая китте икән безнең барабан, быргы, байраклар? Мәктәп залында отряд-отряд булып пионерлар тезелгән. Иң оста быргычы елтырап торган пионер быргысын уйната. Шушы сигналга дружина байрагын алып чыгалар... Безнең классны пионерга керергә бездән өч класс алда укучы класс пионервожатыебыз Тәнзилә Хәбибуллина эзерләгән иде. Пионерга дружина сборында шушы залда алдылар. Класс пионервожатыйларыннан тыш, мәктәптә өлкән пионер вожатые, дружина советы, отряд һәм дружина сборлары кебек пионер органнары бар иде. Бик актив эшләделәр алар. Таш һәм агач мәктәпләрнең өлкән пионервожатые Шәмсиева Румия апа иде. Җидееллык мәктәпләре генә булган авыллардан Мөслимгә 8 нче класска укучылар килгәч, шуларның берничәсе безнең класска туры килде. Без инде комсомолда идек, тик Румия апа безне төрле пионер эшләренә тартты. Беркөнне ул безнең класска кереп чыккач, авылдан килгән кызларның берсе аның турында, ямьсез сүз әйтеп: “Иренен дә буяган, җитмәсә”, – дип куйды. Яраткан Румия апабызны хурлаганга бик ачуыбыз килгән иде. Мәктәптә 11 ел уку дәверендә бик күп укытучыларны күрдем. Бик күпләрен мин чын укытучы итеп яраттым. Тик Шәмсия апа белән Румия ападан да якыннары булмады. Сагынабыз без үзебезнең агач мәктәбебезне. Бу рәсем 1959 нчы елның 29 маенда бишенче классның соңгы кыңгыравыннан соң төшелгән. Класс таралышып беткәндә генә, Румия апа кереп, калганнарыбызны истәлеккә рәсемгә төшәргә алып киткән иде. Шуңа бу рәсемдә без аз. Сулдан өченче – Румия апа, аның алдында беренче рәттә мин булам.
Разия ГЫЙЛАҖИНА.
Мөслим.
Фото – авторның гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев