Яшьлек илендә
Сугыш чорындагы авылда тормыш таш гасырныкына тиң булса да, радио, электр, кино дигән нәрсәләрне белмәсәк тә, без кечкенәдән совет иленең патриотлары булып үстек. Мәктәп, укытучыларыбыз, әткәй-әнкәйләр безне илебезгә, халкыбызга бирелгәнлек рухында тәрбияләде. 1947 елда Минзәлә районы Бикбау мәктәбендә укыганда, унөч яшемдә комсомолга кердем. Мин үземне чын комсомолка дип тойдым, ни кушсалар да, үтәргә әзер идем. Беренче комсомол җыелышына, комсомол билетымны алып, кичкә таба берүзем Калморзадан Бикбауга киттем. Каршыдан салкын җил исә, кыйгачлап кар ява. Алда әллә нинди кара әйберләр тора... Бүре дип уйлап, тез буыннарым калтырый. Барып җиткәч, басуга чыгарылган тирес өеме икәнен күреп сөендем... Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганда ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшьләрне чирәм җирләрне үзләштерергә чакырды. Дус кызым белән, сүз берләшеп, “целинага” китәргә җыендык. Планыбыз барып чыкмады – әнкәйләр җибәрмәде.