Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысы да – халык өчен

Авыл хуҗалыгында эшнең кызган чагы: урып-җыю бара. Төзекләндерү-ремонт эшләре дә тукталмый. Ремонт-төзелешләр нигездә хөкүмәт программалары кысаларында башкарыла. Җирлегебездә барган эшләр, киләчәккә планнар һәм бурычлар хакында район башлыгы Рамил МУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

– Рамил Хәмзович, сүзне авыл хуҗалыгыннан башлау дөрес булыр. Район хуҗалыкларында урып-җыю бара. Игенчеләр уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәшә. Бер үк вакытта чәчү дә бара. Көзге кыр эшләренә нинди бәя бирерсез? 
– Аллага шөкер, авыл хуҗалыгында үзгәрешләр елдан-ел – уңай якка. Яңа инвесторлар керүе дә, үзебездә эшләп килгән крестьян-фермер хуҗалыклары да күпләп техника сатып алдылар. Иң мөһиме: бүген үсемлекчелек белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары һәм эре авыл хуҗалыгы формированиеләре оешкан төстә эшли. Быел 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Икмәкнең 70 процентын алып бетердек. 85 комбайн эшли. Атна-ун көн эчендә төп культураларны алып бетерү бурычы тора. Шунысы үзенчәлекле: моңа кадәр игенчелектә арыш, бодай, арпа кебек культуралар үстерүгә өстенлек бирелгән булса, соңгы елларда эре аграрийлар рапс, шикәр чөгендере, көнбагыш кебек югары табыш китерүче культуралар игүгә күчә башлады. Авыл хуҗалыгында төп максат – күбрәк табыш алып, тармакның икътисадый хәлен яхшырту. 
– Көз башы яңа уку елы башлану белән дә әһәмиятле. Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Районыбызда гына да дистәләгән мәгариф учреждениесе ремонтланды. Хөкүмәт программасы нигезендә мәдәният йортларында да капиталь ремонт үткәрелә. Узган ел районда берничә мәдәният йорты “яңа күлмәк” киде. 
– Мәгариф – зур чыгымнар таләп итүче тармак, чөнки ул киләчәгебезне тәрбияли. 5-10 елдан соң бүгенге хезмәтебезнең аның җимешен татыйбыз, нәтиҗәсен күрәбез. Шуңа күрә максатыбыз – бөтен мөмкинлекләрне тудырып, федераль стандартлар һәм мәгариф турындагы законнар нигезендә шушы системаны көйләп бетерү, камилләштерү. Соңгы елларда бу өлкәгә, федераль һәм республика бюджетыннан зур күләмдәге средстволардан кала, район бюджетыннан да 20-30ар млн сум финанс чыгымнары тотылды. Әлеге инвестициянең нәтиҗәсен дә күрә башладык. Бүген районга кем генә килсә дә, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын югары бәяли. Капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Быел Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасына капиталь ремонт ясадык. Бик матур бина килеп чыкты. Авыл мәктәпләрен ремонтларга да мөмкинлек булды. Мөслим, Күбәк, Түбән Табын мәктәпләрендә дә ремонт эшләре алып барылды. Киләсе елга Баланлы һәм Тат. Шуран мәктәпләренә ремонт кертергә планлаштырабыз. Шул рәвешле беренче этапта тугызьеллык һәм урта мәктәпләр ремонтланып бетәчәк. Ләкин максат кыса ясау гына түгел. Бүген безгә мәгариф учреждениеләренең эчтәлегенә, эшчәнлегенә игътибар итү кирәк. Бүген белем бирү өлкәсендә тышкы һәм эчке форма тәңгәлләшү күзәтелә, дип сөенеп әйтә алабыз. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча БДИ күрсәткечләре яхшырды, фән олимпиадаларында призлы урын алучылар саны артты, грант проектында катнашучылар күбәйде. Мәгариф тармагында күтәрелеш, активлык күзәтелә. Гомумән алганда, халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудыруны күздә тоткан 40ка якын программа эшли. Федераль һәм республика программалары кысаларында Тат. Бүләр мәдәният йортында реконструкция эшләре бара. Әле 20гә якын мәдәният учреждениесен яңартасыбыз бар. Әлбәттә, алар төзекләнер дә, кулланылышка да тапшырылыр. Әмма массакүләм мәдәни чаралар үткәрү өчен халыкның да булуы һәм активлыгы кирәк. Шул вакытта гына мәдәни үзәкләрне төзү-төзекләндерүгә киткән чыгымнар үзен аклаячак. 
– Рамил Хәмзович, киләсе елда районда Россия татар авыллары сабантуе узачак. Сабантуйга әзерлек бүгеннән үк бара. Яңа мәйдан нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак? 
– Федераль дәрәҗәдә Сабантуй үткәрү мөмкинлеге бирү – ил җитәкчелегенең олы ышанычы һәм бәясе. Ә безнең өчен – зур дәрәҗә һәм җаваплылык, Мөслимебезне Россия күләмендә таныту мөмкинлеге.

Республикабыз Президенты да, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә районның социаль-инфраструктурасы үсешен, бездәге үзгәрешләрне хуплый, бәяли, дигән сүз. Әлеге зур чарага әзерлек максатыннан масштаблы эшләр таләп ителә. Киләчәктә “Кояшлы Ык” ял зонасында район Сабантуен үткәрүне күздә тотып, узган ел ук яңа мәйдан төзи башлаган идек. Дөресен әйтергә кирәк, эшләр дүрт-биш елга планлаштырылган иде. Аңлашылганча, эшне тизләтергә туры килде. 5 мең һәм 1500 урынлык ике амфитеатр төзелеше башланды. Алар югары сыйфатлы корылмалар булачак. Киләчәктә биредә районкүләм чаралар, фестивальләр үткәрү күздә тотыла. Федераль Сабантуйга әзерлек кысаларында “Кояшлы Ык”та өстәмә юллар эшләнә. Асфальт юллар озынлыгы 4 км булыр, дип көтелә. Әрәмәне чистарту юнәлешендә дә быел күп эш башкарылды. Анда урман-парк форматындагы ял урыны булачак. Өмәләрдә оешма-предприятие коллективлары, ветераннар, волонтерлар зур хезмәт куйдылар. Аларның һәммәсенә дә олы рәхмәтемне җиткерәм. 
Федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк әлеге чара районны танытуны, инвестицияләр кертүне генә дә күздә тотмый. Киләчәктә Мөслимгә бизнес-структураларны күбрәк җәлеп итү форсаты да туа. Аларны җәлеп итү өчен бу структура эшләргә тиеш. Корылмалар, юллар җирле халык өчен булса, кунаклар һәм туристлар белән эшләргә өйрәнү аларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. 
– Тагын бер күләмле эшкә тукталыйк әле. Быел Исәнсеф авылына да асфальт юл керде. Иске Сәет-Сикия арасында да эш бара, дип беләбез. Киләсе елларда нинди юнәлешләрдә юллар ремонтлау күздә тотыла? 
– Юл төзелешенә килгәндә, дәүләт җитәкчелегенә, Президентыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Соңгы дүрт ел эчендә район буенча 500-600 млн сумлык асфальт юл салынды. Юл салу эше зур чыгымнар таләп итә. Мисал өчен, Сикия авылына илтүче юл 180 млн сум тора. Региональ юллар да бар бит әле. 4-5 ел элек Яр Чаллы, Актаныш трассалары нинди иде?! Бүген алар да яхшыра бара. Асфальт юллар төзүдә милли проектлар нигезендә дә күләмле эш башкарыла. Октябрь һәм Үрәзмәт авыллары арасындагы, Бикмәчкә илтүче юллар, Метрәй, Сал. Мухан, Крәш. Шуран юнәлешендә юлларны эшлисебез бар. Нарат Асты юлына проект эшләнә. Азнакай юнәлешендәге юлларның сыйфаты начарайды. Авылларыбызның инфраструктурасы үскән саен авылга кайтып төпләнүчеләр дә артыр иде. Мөслимнең әйләнеч юлын да ясап бетерәсе бар. Киләчәктә Мәлләтамак авылыннан – туры Әлмәт трассасына, Әлмәт юлыннан Азнакайга чыгуны тәэмин итә алсак, Мөслим эчендәге авыр йөк машиналары йөрешен туктата алыр идек. 
Мөслим урамнарында да бордюрлар урнаштырабыз. Кайберәүләрдә ул канәгатьсезлек тә тудыра. Тик без бүген җәяүлеләр өчен дә, машиналар хәрәкәте өчен дә мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Иминлек йөзеннән тротуарлар салу, урамнарны яктырту, яшелләндерү башкарыла. Мөслимдәге Вахитов, Гагарин, Банк, Октябрь, Бакча, Пушкин, Татарстан урамнарын төзекләндерү эшләре бара. Бу эшләр өчен 10 млн сумнан артык финанс чыгымы каралган. Ел ахырына кадәр район үзәгенең “иске Мөслим” дип йөртелгән өлешен яңартып, культуралаштырып бетерү максатын куйдык. 
– Рамил Хәмзович, яшьләрне торак белән тәэмин итүгә дә тукталсагыз иде. 
– Бүген төрле программалар эшли, ләкин алар бик аз финанслана. Әйтик, авыл хуҗалыгы һәм социаль структурада эшләүче яшьләр өчен АПК программасы бар. Узган ел әлеге программа кысаларында 50 млн сум акча бүленгән булса, быел 3 млн сум гына кайтты. Өч гаиләгә җитәрлек акча, дигән сүз. Бүген әлеге программа буенча чиратта 150гә якын кеше тора. Район бюджеты белән торак проблемасын хәл итеп булмый. Без яшь белгечләргә, биредә төпләнергә теләк белдерүче яшьләргә йорт салу өчен җир участогы бирәбез, башка мөмкинлекләр тудырабыз. Мәсәлән, Яңарыш микрорайонында юлны эшләп бетерә алдык, газ керде. Бүген әлеге микрорайонда инфраструктура эшләнгән. Күп балалы гаиләләргә җир бирелгән микрорайонда да шундый ук эшләр башкарылачак. Быел социаль ипотека программасы буенча Мөслимдә 8 фатирлы йорт төзелә башлады. Киләсе елга 18 фатирлы ике йорт төзелер, дип көтелә. Аларның берсе – ятим балалар өчен, икенчесе – “Аренда торагы” программасы нигезендә төзелә. 
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамил Хәмзович! Эшегездә уңышлар телибез. 
Әңгәмәдәш – Римма АФЗАЛОВА. 
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев