9 август 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Дөньяның җирле халыкларының халыкара көне
-
ХАЛЫК ТЫҢЛАУЛАРЫ
Чираттагы халык тыңлаулары 2019нчы елның 12 сентябренә планлаштырылган. ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе квартал саен хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча кулланмаларны халык тыңлауларын үткәрә.
-
Балачак тәме
Авыл уңганнары турында еш язабыз. Мәлләтамак авылында гомер итүче Зөлфирә Гыймазова да – шундый уңганнарның берсе. Көненә дистәләгән җәймә как ясаучы Зөлфирә апаның “кулы тәмле” дип юкка гына әйтмиләр икән.
-
Яшел помидордан
Кечкенә яшел помидорларны юып, 12-15 минут кайнатырга, суын түгәргә. Шикәр сиробы ясап, шунда помидорларны салырга һәм 3 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка калдырырга.
-
Яшьлек илендә
Сугыш чорындагы авылда тормыш таш гасырныкына тиң булса да, радио, электр, кино дигән нәрсәләрне белмәсәк тә, без кечкенәдән совет иленең патриотлары булып үстек. Мәктәп, укытучыларыбыз, әткәй-әнкәйләр безне илебезгә, халкыбызга бирелгәнлек рухында тәрбияләде. 1947 елда Минзәлә районы Бикбау мәктәбендә укыганда, унөч яшемдә комсомолга кердем. Мин үземне чын комсомолка дип тойдым, ни кушсалар да, үтәргә әзер идем. Беренче комсомол җыелышына, комсомол билетымны алып, кичкә таба берүзем Калморзадан Бикбауга киттем. Каршыдан салкын җил исә, кыйгачлап кар ява. Алда әллә нинди кара әйберләр тора... Бүре дип уйлап, тез буыннарым калтырый. Барып җиткәч, басуга чыгарылган тирес өеме икәнен күреп сөендем... Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганда ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшьләрне чирәм җирләрне үзләштерергә чакырды. Дус кызым белән, сүз берләшеп, “целинага” китәргә җыендык. Планыбыз барып чыкмады – әнкәйләр җибәрмәде.
-
10 август көненә һава торышы
Урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
-
Онколог яман шешнең җиде билгесен атаган
Симптомнар барлыкка килү белән табибка күренергә һәм анализлар тапшырырга кирәк.
-
Азыклы ат арымас
Быел район буенча кышлату чорына һәр шартлы терлеккә 30ар центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды.
-
Тарих эзләреннән. Совет цивилизациясе
Бер генә көн эшләмәдек без анда. Безнең килгәнне дә, киткәнне дә тикшерүче булмый, әмма тырышып эшләп кайта идек. Мөслимдә яшәгән икән чын коммунарлар, Николай Островский токымнары. Мөслимлеләрнең колхоз-совхозларга ярдәм йөзеннән, бушлай эшләгән эшләре чутсыз булды.
-
Музейда – кунаклар
Экскурсия барышында кунаклар экспонатлар, авыл һәм татар халкының тормыш тарихы белән танышты.
-
КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ
Совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Физкультурачы көне аерым урын алып тора. Ул, 1939 елдан башлап, Бөтенсоюз титулы астында билгеләп үтелә. 1980 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә һәр елны август аеның икенче шимбәсендә уздырыла башлый.
-
Тамчы-тамчы күл булыр
Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек. Чөнки нәкъ шушы вакытта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт ала, август ае елның-елында киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.
-
Барысы да – халык өчен
Авыл хуҗалыгында эшнең кызган чагы: урып-җыю бара. Төзекләндерү-ремонт эшләре дә тукталмый. Ремонт-төзелешләр нигездә хөкүмәт программалары кысаларында башкарыла. Җирлегебездә барган эшләр, киләчәккә планнар һәм бурычлар хакында район башлыгы Рамил МУЛЛИН белән әңгәмә кордык.