Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЕЧКЕНӘ ДӘ ТӨШ КЕНӘ

Совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Физкультурачы көне аерым урын алып тора. Ул, 1939 елдан башлап, Бөтенсоюз титулы астында билгеләп үтелә. 1980 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә һәр елны август аеның икенче шимбәсендә уздырыла башлый.

Күпсанлы спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре дип саный. Ул гына да түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучы һәркем өчен дә бәйрәм бу көн. Быел әлеге датага нигез салынуга – 80 ел.

Мөслимдә яшәүче Касыймовлар гаиләсе өчен дә истәлекле бу көн. Ник дисәң, алар барысы да спортка мөкиббән. Гаилә башлыгы Таһир бала чагыннан ук хоккей, футбол уйнап үскән, соңрак, район данын яклап, төрле ярышларда катнашкан, районга җиңүләр яулашкан. Гөлназ ханым да сәламәт яшәү рәвеше яклы. Аны “Яшьлек” спорткомплексында скандинавча йөрүчеләр белән еш күрергә була. Районда үткән спорт бәйгеләрендә Касыймовлардан да көчле җанатарлар тагын бар микән?! Үзләре генә түгел, туганнары, кода-кодагыйлары белән бергәләп йөриләр. Шулай булмый ни?! Бөтен балаң да спорт яраткач, ни җаның белән өйдә утырмак кирәк?! 
Уллары Илназ кечкенәдән әтисе кебек хоккей, футбол уйный. Өстәл теннисы белән дә шөгыльләнә. Олы кызлары Миләүшәгә бик иртә волейбол, баскетбол “җене” кагыла. Республикакүләм ярышларда җиңүләр яулый ул. Пляж волейболы буенча республикада дүртенче урынга күтәрелә. Әлмәттә медицина көллиятендә укыганда да спортны ташламый – классик волейбол буенча команда белән республикада беренче урынны яулыйлар. 
Абый-апасы шундый булсын да, гаиләдәге төпчек бала ничек инде спортка тартылмасын?! Апасына ияреп, 5 яшендә спортзалга йөри башлаган Сания бүген барысын да уздырган. Ул шөгыльләнмәгән спорт төре бар микән, дип куясың. Волейболның классик һәм пляж төрләрен үз итә, баскетбол уйный, футбол тибә, бадминтон, өстәл теннисы түгәрәкләренә йөри... Һәм берсе белән дә “любительский” гына шөгыльләнми. Ярышларда алган дипломнары, Мактау грамоталары, медальләре дә күп нәрсә турында сөйли. 
Сания үзе укыган Мөслим лицеенда спорт буенча лидер санала. Зуррак класста укучы кызлар арасында да аңа тиңнәр юк. Әле күптән түгел генә Мамадышта пляж волейболы буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә, техник яктан зур осталык күрсәтеп, алтынчы урынны алган. Үзеннән 5 яшькә зуррак кызлар белән ярышып бит әле ул! Волейбол буенча тренерлары Илназ Кашапов һәм Илдар Мадъяров Саниягә, гомумән, зур өметләр баглый. 
– Бик тә максатчан, үз дигәненә ирешмичә, туктап кала торганнардан түгел. Үҗәтлек янына тырышлык та җитәрлек, күнегүләрне калдырмый. Саниянең чын спортчы булачагы кечкенәдән үк күренә иде. Кайбер баланы еллар буе өйрәтергә кирәк. Ә ул һәр спорт төрендә техниканы яхшы белә. 12 яшьтә генә булса да, үзеннән күпкә зурлар белән уйный. Командадашларын да, “Әйдәгез инде, тырышыйк!” дип, җиңүгә әйдәкли, – ди Илназ Кашапов. 
2 класста укыганда кыз өстәл теннисы түгәрәгенә дә йөри башлый. Башта лицейның үзендә шөгыльләнә. Соңрак күнегүләрне универсаль спорт залында Айдар Хафизов кул астында дәвам итә. Монда да уңыш озак көттерми – координацияне дөрес саклау, хәрәкәт тизлеге, күз үткенлеге Саниягә теннис буенча район хатын-кызлары арасында беренче урынга күтәрелергә ярдәм итә. 
Бүген кызлар хоккей һәм футболны да үз итә бит әле. Сания дә футболны сайлаган. Тәпи йөри башлаганнан бирле туп типкән баланың малайларны да уздырып футбол уйнавы гаҗәп тә түгел. Шәп йөгерүче, тупны оста тибүче һәм йөртүче кыз белән малайлар да бергә уйнарга, үз командаларына алырга тели. Инсаф Ханов җитәкләгән бадминтон түгәрәгендә, мәктәптә Фасыйл Арсланов кул астында баскетбол белән шөгыльләнү дә кызга физик яктан чыныгырга, ихтыяр көче, түземлек һәм чыдамлык тәрбияләргә булыша. Өстәвенә Сания Касыймова укуда да үрнәк: көндәлеген “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә бизи. 
– Спорт белән шөгыльләнү укуга зыян китерә, дип куркырга кирәкми. Киресенчә, спорт вакытны дөрес бүлергә, көндәлек режимны көйләргә өйрәтә. Бүген Мөслимебездә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Алардан файдалана белергә генә кирәк, – ди Сания. 
 

Әлфинур НОГМАНОВА. 
Фото – Касыймовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев