Хуш киләсең, Рамазан!
Ислам дөньясы көтеп алган Рамазан ае якынлаша. Бу ай – бәрәкәт ае, ул айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулана. Бу айда Аллаһның рәхмәте иңә, гөнаһлар кичерелә, догалар кабул була. Бу ай – сабырлык ае, ә сабырлыкның әҗере – җәннәт. Рамазан аенда ризык өстәлә. Кем ул айда бер ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа ураза тотучыга булган кадәр савап языла. Рамазан аенда ураза тоту – фарыз, мәҗбүри. Алай гына да түгел, Рамазан аенда ураза тоту ул– ислам диненең бер баганасы.