Авылым тарихы. "Михайловка" совхозы
Совхоз 1931 елда оешкан. Ул вакытта хуҗалык “Овцевод” дип атала. 31 мең гектардан артык мәйдан били, үзәге Михайловка авылы була. Моннан тыш, Элемтә, Тойгелде, Шуганка, Баланлы, Карамалы, Нөркәй участоклары булдырыла.