Алтмышта да яшь калып
Күршебездә яшәүче Рафис абыйларның бик еш кына төн буена утлары януга, кайчан карасаң да, капкалары ачык булуга бәләкәй чагымда бик аптырый идем. Бераз үсә төшкәч, аның бик тә кирәкле һөнәр иясе – мал табибы булып эшләвен белдем. Ә авылда ул чорда һәр ихатада күпләп терлек асрыйлар. Шуңа күрә “Айболит абый”ны авылдашларыбыз бер дә тынгылыкта калдырмагандыр.
Әти-әниләре Җәмилә апа белән Нуриәхмәт абый гомер-гомергә терлекчелек тармагында хезмәт куйдылар. Рафис абыйның да зоотехник һөнәрен сайлавы очраклы булмагандыр. Кулына өлгергәнлек аттестатын алгач, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш” оешмасында һәм ПМКда эшләп ала ул. Нәкъ менә шул чорда аның күңелендә нинди дә булса һөнәр алу теләге туа: Минзәлә совхоз-техникумына юл тота егет.
Зоотехник-оештыручы белгечлеге алганнан соң армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетне Калинин исемендәге колхозда колач җәеп каршы алалар. Ул чорда хуҗалыкта 1 меңнән артык мөгезле эре терлек, 10 меңнән артык сарык, 400ләп савым сыер исәпләнә. Егет, читтән торып, Казан ветеринария институтында да укый.
– Сыерлар күпләп бозаулаган чорда фермада кунып калган чаклар да күп булды. Чөнки бозауларны югалтасы килми, ә төнлә ни булмас?! Терлекләргә себер язвасына, украга һәм башка авыруларга каршы вакциналарны үзебез ясый идек. Яшь бозаулар һәм сарыкларга да төрле прививкалар ясадык. Әле бит ул чорда авыл халкы да күпләп терлек асрады. Яз-көз айларында икешәр йөз баш сыердан кан алу, профилактик прививкаларны ясау да безнең өстә. Өйгә кайтып кына керәсең, шул арада сыеры бозаулый алмаган яисә терлеге чирләп киткән авыл кешесе килеп җитә. Бүленгән ашны кабарга да өлгермичә, чыгып китә идек, – ди Рафис Хәйбрахманов.
Метрәйдә 23 ел мал табибы булып эшли ул. Колхоз таралгач, “Туган як” агрофирмасының Мәлләтамак бүлекчәсендә, соңгы елларда “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында ветеринария табибы була. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, өйдә генә булса да, авылдашлары да, коллегалары да бик еш мөрәҗәгать итә аңа. Ә ул белгәннәрен өйрәтә, киңәш-тәкъдимнәрен әйтә. “Өч дистә елдан артык терлекләр арасында булу, авыр һәм җаваплы хезмәт башкару арытмадымы?” – дип сорыйм.
– Арытмады. Чөнки һөнәремне яратып башкардым. Бозауларны исән-имин кабул итсәк, алган үрчем сакланса, авырган терлекне терелтә алсак, сөенә идем. Колхоздагы 500гә якын сыерның берничә буынына кадәр таныш иде. Эшләгән чорда республика конкурсында икенче урынны алуым, Калинин исемендәге колхозның терлекчелек тармагындагы җиңүләрендә минем дә өлешем булуы белән горурланам, – ди Рафис абый.
Ул бик оста көрәшче дә әле. Мәктәптә укыганда авылдашы Хәмит Корбыев оештырган түгәрәккә йөри, берничә ел көрәш батыры булып таныла. Аннары дистә елга якын үзе дә авыл яшьләрен көрәш серләренә өйрәтте, авыл сабантуйларында хәкемдарлык та итте. Бу вазыйфасын да 25 елдан артык алып барган икән. Һәр көрәшчегә характеристика биреп, аларны хәрамлашмыйча, тәртипле итеп көрәшергә чакыра ул. Кирәк урында мактап та ала, “әтәчләнергә” җыенучыларны җайлап кына кисәтә.
Тормыш иптәше Фәридә апа белән дүрт дистә елга якын матур гомер итәләр алар. Техникумда укыган елларда кабынган мәхәббәт ялкыны бүген дә сүрелми. Бер-беренә ышану, тугрылык, ярату һәм кайгырту бәрабәренә сүнми ул ялкын.
– Өйләнешкән дә үк Рафисның хезмәте нинди тынгысыз булачагын белә идем. Күп вакыт, “менә кайтыр, менә кайтыр” дип, аны көтеп, ишек бикләмичә йокыга китә идем. Балалар да бәләкәйдән үк аның җаваплы хезмәт башкаруын белеп үстеләр. Үзем Мөслимгә йөреп эшләгәч, өй мәшәкатьләре, мал карау балалар җилкәсендә булды. Шөкер, бүген инде дөньябыз җитеш, балаларыбыз исән-сау, бәхетле картлык шушы буладыр инде ул, – ди картаюны белмәүче, әле бүген дә сәхнәләрдә ут өертеп биюче Фәридә ханым.
Балалар да гаиләле. Рүзиләләре – Казанда, Илназлары – Яр Чаллы шәһәрендә, Гөлназлары Мөслимдә гомер итә. Алты оныкның яраткан әби-бабасы хәзер Хәйбрахмановлар. Ялларда, бәйрәмнәрдә һәм җәй көннәрендә төп нигезгә балалар, килен-кияүләр һәм оныклар җыела. Аларның ихатасы шатлыклы авазлар, көлү-шаярулар белән тула. Түгәрәк бәхетләреннән балкыган Фәридә апа һәм Рафис абый алтын көзләренең татлы җимешләрен барлый.
Фәридә Гайнетдинова.
Фото – Хәйбрахмановларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев