Фаҗига кабатланмасын
Узган ел ахырында Магнитогорск шәһәрендә булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Газ шартлау нәтиҗәсендә күпфатирлы йортның бер подъезды тулысынча ишелеп төште, 42 кеше һәлак булды, тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алды. Бу фаҗига бер хакыйкатьне тагын бер кат раслады – газ җиһазлары даими контроль һәм саклык таләп итә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск фаҗигасенә бәйле рәвештә кичекмәстән газ приборларын тикшерү бурычын җиткерде.
– Мөслимдә күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерү бара. Ул алдан төзелгән график нигезендә барлык йортларда да узачак. Эшләр февраль урталарында тәмамланыр, дип уйлыйбыз, – дип хәбәр итә районның газ участогы җитәкчесе Рәшит Гарипов.
Дүшәмбе көнне прокуратура, газ хезмәте, торак милекчеләре ширкәте вәкилләреннән торган комиссия йортларга рейд белән чыкты. Тикшерүчеләр газ җиһазлары урнаштырылган бүлмәләрдә озаккарак тукталды. Һәр төр приборны җентекләп тикшерде.
– Йортларда вентиляция каналларын һәм газ җиһазларын, төтен юллары системаларының төзеклеген тикшергәндә, башка төр тәртип бозулар да күзгә чалынды. Кооператив, Колхоз урамнарындагы берничә йортта подъездларда көнкүреш калдыклары, иске җиһазларга тап булдык, алар керү-чыгу юлын томалап тора. Кайбер йортларның түбәсеннән кар төшерелмәгәне дә ачыкланды. Ә бу зур куркыныч тудыра! Әлеге хокук бозулар буенча прокурор реагированиеләре язылды, алга таба гаеплеләр җавап тотачак, – ди район прокуроры ярдәмчесе Эльвир Бәхтиев.
Газ приборларын көнкүрештә файдалану кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәргә тиеш. Бер кешенең саксызлыгы, битарафлыгы аркасында күпме гомер әрәм булырга мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чаралары әледән-әле газ шартлау яисә электр приборларын дөрес кулланмау, файдаланмау аркасында килеп чыккан фаҗигаләр турында язып, сөйләп тора. Нәкъ менә ягулык сезонында хәвеф-хәтәрнең артуын билгеләп үтә белгечләр.
– Сөрем газыннан агулану турындагы хәбәрләрне ишетүе бик авыр. Шунысы куандыра: җирлегебездә мондый очраклар теркәлмәде. Социаль яктан уңышсыз гаиләләргә автоном җиһазлар да юкка гына куелмый. Караучысыз калган өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр газ җиһазларыннан файдаланганда гади генә тоелган кагыйдәләрне дә үтәргә, аеруча сак булырга тиеш, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Газ җиһазларыннан дөрес файдалану – милек хуҗалары җаваплылыгында. Төтен һәм җилләтү каналларын вакытында карап-тикшереп тору, газ җиһазын ремонтлау яисә алыштыру өчен йортка газ хезмәте белгечләрен генә чакыртырга кирәклеген онытмагыз!
– Төтен һәм җилләтү каналларында тарту көче булмаганда, газ приборларыннан файдалану катгый тыела! Каналларда тарту көче булмаганда газ җиһазларыннан файдалану сөрем газыннан агулануга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Сөрем газының төсе дә, исе дә юк. Әлеге газ бүлмәдәге һаваның 0,32 проценты кадәр тупланган очракта, кеше параличланырга аңын югалтырга мөмкин. Мондый куркыныч хәлгә тап булганда, бүлмәне тиз арада җилләтергә һәм, 04 номерын җыеп, авария-диспетчер хезмәтен чакырту сорала, – ди районның газ участогы җитәкчесе Рәшит Гарипов.
Лилия Шәймиева.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев