Реклама
20 февраль 2020 яңалыклары
-
Китаплардан аерылмыйк!
Белем алу, китап уку – динебездәге иң мактаулы гамәлләрнең берсе. Сөекле пәйгамбәребезнең гыйлем алу турында әйткән күп хәдисләре арасыннан берсенә генә күз салыйк: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа мәңгелек оҗмахка алып баручы юлны җиңеләйтә.
-
Табибка ышаныч терелтә
Ак халатлы табибларны кечкенәдән фәрештәгә тиңләп үстек без. Халатлары гына түгел, җаннары да гүя пакь иде аларның. Район поликлиникасының балалар консультациясендә участок педиатры булып эшләүче Мәдинә Мәүлет кызы Сәлимова да шундый саф күңелле табибәләрнең берсе. “Гиппократ антына гомергә тугры калган” дип, нәкъ менә аның турында әйтергә буладыр.
-
Республика муниципалитетлары "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнергә мөмкин
Депутатлар "ТР Дәүләт бүләкләре турында” Республика законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын кабул итте.
-
Авыллар да кушылды
Районда ХХХ кышкы спартакиада уеннары кызганнан-кыза. Оешма-предприятиеләр арасында кабынган спорт ялкыны бу атнада авыл җирлекләренә дә күчте. Шимбә көнне Мөслимдәге универсаль спорт залында халык саны 1 меңнән артык булган Түбән Табын, Тойгелде, Метрәй, Исәнсеф, Иске Карамалы авыл җирлекләре командалары көч сынашты.
-
Башкарылган эшләр – күз алдында
– Катмышта күпбалалы гаиләләргә бүленгән җир участоклары бар. Әлеге территориягә кайчан ут һәм су керә? – Бакча урамында су юк. Тыкрыкта ут янмый. Әлеге сораулар Мөслим авыл җирлеге җыенында яңгырады.
-
21 февраль көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Дуслык күпере өзелмәсен!
“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллегенең 2019 елдагы эшчәнлегенә анализ һәм 2020 елга бурычлар” исеме астында җыелыш узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты.
-
Иң тату сыйныф – гимназиядә
Яр Чаллы шәһәрендә атааналар комитетлары арасында игълан ителгән “Тату класс серләре” республика бәйгесенең финалы үтте. Анда бәйгенең зона этабында җиңгән 27 команда көч сынашты.
-
Котлыйбыз!
Әниебезгә 20 февральдә 60 яшь тула. Шушы яшенә чаклы әниебез бик матур, сәламәт тормыш юлы үтте.
-
Акчаны кире кайтарып була
Республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенә бер кулланучы интернет аша сатып алынган кәрәзле телефон өчен акчасын кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
-
Замана һәм замандашлар
Ике көн дигәндә Шуранга район үзәгеннән уполномоченный килеп җитте. Көннең икенче яртысында “Авылда тентү йөри” дигән шомлы хәбәр түбән очтан югары очтагы Кирамнарга кадәр яшен тизлеге белән таралды.
-
Гендерлы укыту сыйфат өлгерешенә тәэсир итә
Мөслим мәктәпләрендә әтиәниләр университетлары бара. Беренчеләрдән булып әти-әниләр каршында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе хисап тотты. Университетның темасы “Яңача укыту шартларында әхлак тәрбиясе бирү алымнары” иде.