Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана һәм замандашлар

Ике көн дигәндә Шуранга район үзәгеннән уполномоченный килеп җитте. Көннең икенче яртысында “Авылда тентү йөри” дигән шомлы хәбәр түбән очтан югары очтагы Кирамнарга кадәр яшен тизлеге белән таралды. 

(Дәвамы. Башы 2019 нчы елның 89, 91, 93, 2020нче елның 2, 4, 6, 8, 10 саннарында). 
– Юк сүздер ул, нинди тентү йөрсен безнең авылда! – дип, кулын селтәде Нурлыhода әби. – Гомергә булган хәл түгел. 
Бу хәбәргә без дә ышанып җитмәдек, шулай да, тентүнең үзен күрәсе килгәч, капка төбенә чыгып бастык. Яп-якты аяз көн, күктә бер болыт әсәре дә юк, бернинди тентү дә йөрми. 
– Бераз сабыр итик, берәр кеше ихатасындадыр тентү дигәннәре, – ди Саҗидә. 
Бераз гына түгел, озак көтәргә туры килде. Ниhаять, авыл уртасында Шәйхенур капкасыннан ике хатын-кыз килеп чыкты. Берсе – Миңкамал, икенчесе – Мөслимнән килгән тәбәнәк кенә хатын. Уполномоченный дигәннәре шул булган, ахры – район прокуроры белән урамда бергә барганын күргән идем. 
Бераздан ике хатын-кыз янына бер ир-ат килеп кушылды. 
– Әстәгымә! – диде Саҗидә, бу кешене танып. – Хәйри бит бу! Ничек комиссиягә килеп кергән ул, гөнаh шомлыгы?! 
– Ник дулкынланасың, милициямени ул? 
– Түгел, колхоз бригадиры. Мәрхәмәтсез кеше. Каберең якын булмасын аңа. Саҗидә шулай диде дә, күптән түгел булган хәлне сөйләп китте. 
КАМЧЫЛЫ ХӘЙРИ 
– Кешенең эчке дөньясын чынчыннан белү өчен аны кайда да булса җитәкче итеп куярга кирәк. Дөрес фикер, – ди Саҗидә апа. – Гади колхозчы булып чутланганда Хәйридән дә ачык, киң күңелле, ярдәмчел кеше авылда булмагандыр. Бригадир итеп куйгач, Хәйри танымас булып үзгәрде, колхозчыларга, бигрәк тә таянычы булмаган хатын-кызларга, атасыз калган яшүсмерләргә каты кагыла башлады. Иртәләрен, эшкә әйтеп йөргәндә, аның фикеренә каршы килеп сүз әйткән кешегә “тиешле чаралар күрү”, печән чабарга дип бүлеп бирелә торган участокларны, хезмәт көннәрен кисү hәм башка чаралар белән яный башлады. 
Җәйге көннәрнең берсендә Ерак басуда (Тат. Шураннан кимендә өч чакрым ераклыкта урнашкан Бояр басуын шулай дип тә атадылар) тары утау кампаниясе башланды. Утаучыларга барып-кайту өчен ат беркетелмәде. Ачлытуклы хатыннар (яшь балалы хатыннар бәләкәй арба тартып бара) эш урынына җәяүләп барып кайту өчен генә дә ике сәгать ярым вакытларын файдасыз үткәрделәр. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә, хезмәткә түләү дә нык кимеде. Бу хәлгә ризасызлык белдереп, бригадирдан ат бирүне таләп иттеләр. Ләкин бригадир үз сүзендә торды, эшкә барудан баш тарткан кешеләрнең йортларына кереп, сүз белән генә түгел, кул белән дә “күндерә” башлады. 
Бригадирның чираттагы корбаны Рәйсә булды. Кичкырын эштән кайтканда, юлны кыскартыйм дип, иптәшләреннән аерылып, өйгә Тау асты аркылы кайтырга булды. Юлны кыскартуын кыскартты, әмма текә ярдан төшкәндә, ялгыш басып, уң аягын имгәтте. Бераздан аяк шешеп чыкты. Төне буе сызланып, икенче көнне эшкә бара алмыйча, ятып калды. Бригадир бу хәлне үзенчә аңлады һәм, “тәртип бозучының кирәген бирергә” дип, безнең ихатага юнәлде. Тарантаска җигелгән атын капка баганасына бәйләде дә, ишегалдын себерү белән мәшгуль булган әнкәйгә әллә игътибар итмичә, әллә игътибар итәргә теләмичә, чыбыркысын кулына тоткан килеш өйгә кереп китте. 
“Нишләп бу гомер өйдә ятасың, марш күземнән, эшкә китеп югал!” – дип, бригадир Рәйсәгә сугарга чыбыркысын күтәрде. Рәйсә, куркынычтан саклану инстинктына буйсынып, яткан урыныннан сикереп торды да чыбыркы сабын эләктереп алды. Рәйсәнең кулыннан чыбыркыны кире тартып алганда, бригадир, үзе дә сизмәстән, өстәлдә чыжлап утырган самоварны терсәге белән бәреп аударды. Кайнар су Рәйсәнең ялан аякларын да, Хәйринең күн итекләрен дә коендырды. Аягын пешергән кызга ярдәм итәсе урынга, бригадир Рәйсәне ишегалдына сөйрәп чыгарды да кыйный башлады. Әгәр дә анда әнкәй булмаса, җәзалауның ни белән бетәсен күз алдына китерү кыен булыр иде. 
– Ни җаның белән унбиш яшьлек кыз балага кулыңны күтәрәсең, вөҗдансыз! Оятың булмаса, чыбыркың белән мине яр! – дип кычкыра-кычкыра әнкәй бригадир алдына йөгереп килеп басты. 
Ябык гәүдәле карт кына әнкәйнең ярсулы тавыш белән көтелмәгәндә аңа ташлануыннан бригадир каушап калды, телен йоткандай ни әйтергә белмичә шаккатып торды. 
Миңа сук! – диде әнкәй, ярсып. – Ник катып калдың? Аңыңа килдеңмени? Әнә, Рәйсәнең аягына кара – тиресе кубып төшә башлаган! Хәзер үзем булнискә дә, пыркарурга да барам… Сәүит (совет) законнары сиңа да язылгандыр – кулыңны тиз кыскартырлар. Бир тизрәк миңа атыңны! 
– Ник кызыңны эшкә чыгармыйсың? Көн уртасына кадәр өйдә ята! – дип, әнкәйнең соравына җавап бирер урынына Хәйри үзе сорау алырга кереште. 
– Ә син ни өчен, авыл хатыннарын мыскыл итеп, мондый кызу көнне аларны җәяү ерак басуга куасың? Шул басудан кайтканда имгәткән бит ул аягын. Фашист токымыннан яралдыңмы әллә? 
Бригадирның ерткычлыгын күреп, тәмам ярсыган әнкәй тынычлана алмады. – Ишетәсеңме, атыңны бир миңа, баланы бүлнискә илтәм. – Сиңа ат бирергә дип кермәдем мин. Башка эшләрем муеннан, – дип, чыбыркысын урап тотып, бригадир ихатадан чыгып китте. 
*** 
Тентү дигәннәре, Шәйхенур капкасыннан чыгып, урамның икенче ягындагы Мирхәсәп өенә кереп югалды. Без дә, комиссиянең чыкканын көтеп тормыйча, “күзәтү пункт”ын өй эченә, тәрәзә төбенә күчереп, Нурлыhода әбигә “репортаж” биреп тордык. Күпме карап торсак та, комиссиянең кайсы йортны нинди сәбәп белән сайлап алганына төшенә алмадык: бер хуҗалыкның өен, терлек абзарларын, базларын актарып, урамга чыккач, кулларын болгый-болгый сүз көрәштерәләр дә, үзләре сайлап алган йортка кереп китәләр. 
Кичке сәгать бишләрдә безгә дә чират җитте. Уполномоченный хатын кырыс кына “урланган икмәкләрен кайда яшерделәр микән болар?” дигән кыяфәт белән хәл-әхвәлләрне белеште дә, әбигә текәлеп карап: 
– Әби, өстеңә гөнаh алмыйча, дөресен генә әйт әле: яшергән арышбодай ише икмәк бармы сездә? Без тикшерә башлаганчы әйтсәң, гаебең бермә-бер җиңеләер, төзелгән актны милициягә дә тапшырмабыз. 
– И-и апаем, – диде әби. – Ишектән кермәс борын нинди гөнаһ турында сөйли башладың әле? Тора салып кешене гаепләү – үзе бик олы гөнаh ул. Гомергә урлашып көн күрмәдек, Аллага шөкер. Шикләнсәң, кара – әнә сәке аслары, әнә мич асты, кирәк икән, базга төш. Өй алдында картым Хөсәен ясап калдырган лар ничә ел инде буш тора – ансын да актарыгыз! 
– Нәрсә соң ул “лар” дигәнең, әби? 
– Әйдә, күрсәтәм, – дип, әби “кунак”ны өй алдына алып чыкты. – Ышансаң – ышан, мин алдаша белмим: колхузга кергәч Нурлыгаян, Сәетгали, Нурҗинан, Кәшифә, Зәйнәп, Рәйсә, Әмирҗан – барысы җиде балам эшләп алган икмәкне ишек алдына кертеп аударалар иде. 
– Чирәмгәме? 
– Чыбылдыкка, кызым. Аны җилләтеп, чүптән аерып, менә бу ларга салдык. Артканын, капчыкларга тутырып, кар базы өстенә өйдек. Шундый заманнар да бар иде безнең Шуран калхузында! 
Уполномоченный сәке hәм мич асларын, өй базын тимер сөңге белән чөшкеннәп тикшерергә Хәйригә тапшырып, әбигә кар базын күрсәтергә кушты. 
– Үзе бер сарай бит бу, әби! – дип, кар базы өстенә кергәч, уполномоченный аптырап калды. – Хөсәен кулы тигән шул аңа, көлеп тора, Аллага шөкер! – Базына ничек төшәсе? Баскыч бармы? – Бар. Яхшылап карасаң, күрерсең. Күзең караңгыга бераз күнексен. Уполномоченный баз авызына башын тыгып карады да: 
– Бик тәмле ис килә баздан. Нәрсә яшереп куйдың анда? Каян җыйдың ул мискеләрне, әби? 
– Мин җыймадым аларны – үзләре җыелдылар. 
– Минем белән шаярып сөйләшмә, әби, үзеңә кыйммәткә төшәр. Мин прокуратурада следователь булып эшлим. Тикшерергә хакым бар. Мине Шуранга шуның өчен җибәрделәр. 
(Дәвамы бар). 
Марсель ВӘЛИТОВ. Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев