18 февраль 2017 яңалыклары
-
Мөслимдә Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылды
Мөслим, Чүпрәле, Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылды. Бу хакта Ассамблея Советының узган елга нәтиҗә ясауга багышланган утырышында мәгълүм булды. Ассамблея җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый мөрәҗәгатьләрнең әлеге район башлыкларыннан килеп ирешүен әйтте. "Сез инде моңа өлгердегез, нигезегез бар. Муниципаль берәмлекләр башлыклары вәкиллекләр ачу мөрәҗәгате белән килә",...
-
Хуҗабикәләр колагына (ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР)
Тозлы кәбестә суындагы кислота май, күгәрек, ямьсез тапларны бик тиз һәм әйбәт чистарта. Бакыр әйберләрне катык һәм ачыган сөт белән юсаң, ялтырап китәр. Күн әйберләрдәге тапны җылы сөт белән бетерергә була. *** Суганны урталай ярып, шуның белән нык итеп ышкып - тукымадагы күгәрек эзен, савыт-сабадагы, хәтта май белән язылган картинадагы...
-
Башланды! Спартакиада кубогы өчен авыллар көрәшә
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген 18 февраль көнне авыл җирлекләренең кышкы спартакиадасы старт алды. Көн дәвамында алдан билгеләнгән зоналарда авыл җирлекләре командалары беренче ярышларда көчен сынады. Уен нәтиҗәләрен соңрак игътибарыгызша тәкъдим итәрбез. Яңалыклар белән танышып барыгыз.
-
Мәлләтамак авыл җирлегенең смотр концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Мәлләтамак авыл җирлеге үзешчәннәренең даны бөтен районга таралган: мәлләтамаклылар концерты шәп була, дип концерт көнен тамашачылар елда көтеп алалар. Быелгы концерт та тамашачы көткән, күрергә теләгән булуы белән сөендерде. Мәллә - Тамак авыл җирлеге җырчы егет , кызлары, баян, гармунда уйнаучылары, биюче кызлары, юмор осталары белән горурлана ала. Хәер, Мөслим...
-
Алар район сессиясендә ил һәм республика бүләкләрен алды
Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур хезмәте өчен Иске Карамалы авылында яшәүче алты бала анасы Гәрәева Илсөяр Васыйл кызы "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. *** Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "УК "Просто молоко" ҖЧҖ "Мөслим майсызландырылган коры сөт" филиалы баш инженеры Миңлекәев Роберт Солтангәрәй улы...
-
Мәдәният бүлеге 2016 елда нинди уңышларга ирешкән?
Район мәдәният бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга бурычларны билгеләде. Районның 42 авылында мәдәният йортлары һәм клублар халыкка хезмәт күрсәтә. Моннан тыш үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе эшли. Соңгы елларда районыбызда барган матур...
-
"Күбәләк" бакчасы нәниләре дә Мөслимне кәгазь макетка төшерә
"Күбәләк" балалар бакчасы да "Мөслимем- туган авылым" проектында катнашып, шактый макетлар әзерләде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы районыбыз киләчәге - сабыйларның үз куллары белән ясаган макетларында ачык күренә.
-
Мөслимдә ике кибетне басканнар
14 һәм 15 февраль көннәрендә Мөслим кибетләренә караклар хөҗүм иткән. Район үзәгенең Кооператив һәм Пушкин урамнарында урнашкан кибетләренә кереп, бер райондашыбыз караклык кылган, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара. Кайбер мәгълүматлар буенча әлеге карак тагын бер кибетне басарга әзерлә зыян килгәнен ревизия күрсәтәчәк.
-
Өч баласын, очар кош итеп... (Әфган сугышында вафат булучыларга багышлана)
Әфганстанда хезмәт иткән Филис, Фаяз, Гаяз Исмәгыйлевләрнең әнисе Флүсә Исмәгыйлевага багышлана. Ана йөрәге Өч баламны очар кош итеп, Өч баламны өч бөркет итеп, Мин очырдым таулар иленә! Догаларым кылдым, көймәсеннәр Канатлары әфган җиленә. Артта калды инде әфган-тау, Балаларым кайтты исән-сау! Догаларым кабул булганнар! Улларым янымда, тик ник шомлы? Гөлләрем дә...
-
Тукай мәктәбе укучылары кошлар белән дуслашкан
ҖКышын кошлар язмышы күпчелек очракта кешеләр кулында. Мәктәп укучылары - кошларның иң якын дуслары. Бу елны да районның Г.Тукай мәктәбе укучылары кошларга 11 данә җимлек ясап элде. Аларга көн саен ипи валчыклары да салып торырга онытмый балалар.
-
Бүген Мөслимдә нинди һава торышы булачак?
18 февраль -17, -10, аязучан-болытлы, кар, җил - көньяктан. 19 февраль -9, -5, болытлы, кар, җил - көнбатыштан. 20 февраль -3, +1, болытлы, кар, җил - көньяк-көбатыштан. 21 февраль -0, +1, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан.