Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният бүлеге 2016 елда нинди уңышларга ирешкән?

Район мәдәният бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга бурычларны билгеләде. Районның 42 авылында мәдәният йортлары һәм клублар халыкка хезмәт күрсәтә. Моннан тыш үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе эшли. Соңгы елларда районыбызда барган матур...

Район мәдәният бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга бурычларны билгеләде. Районның 42 авылында мәдәният йортлары һәм клублар халыкка хезмәт күрсәтә. Моннан тыш үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее, балалар сәнгать мәктәбе эшли. Соңгы елларда районыбызда барган матур үзгәрешләр, төзү-төзекләндерү эшләре белән бергә, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт, реконструкция эшләре үткәрелә, өр-яңа объектлар сафка баса. 17 сентябрьдә тантаналы төстә Михайловка мәдәният йорты ачылды, Әмәкәй мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы ныгу юнәлешендә дә максатчан эш алып барыла. Билгеле, болар барысы да мәдәният хезмәткәрләренә булган таләпләрне тагын да арттыралар. Халыкны мәдәният учакларына тарту, аның ялын күңелле һәм файдалы оештыру максатында яңа эш формалары табу, түгәрәкләр эшчәнлеген тагын да үстерү кебек мөһим мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә. Ирек Фаязович сүләренә караганда, мәдәният бүлегенең бюджетын финанслау өчен 2015 елда - 64 млн сумнан артыграк, ә узган ел 72 млн 742 мең сум күләмендә акча бүленгән. Мәдәният учреждениеләре һәм аерым хезмәткәрләр үзләре дә, төрле конкурсларда катнашып, күп санда грантлар ота икән. 2016 елда, мәсәлән, туган якны өйрәнү музее, "Авыл җирлегендә иң яхшы музей" проектында катнашып, 100 мең сум күләмендә грант откан. Узган ел гына оешуына карамастан, "Ык буйлары" җыр-бию ансамбленең дә уңышлары сөендерә: муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектында катнашып, бу ансамбль 150 мең сум күләмендә грантка ия булган. Михайловка авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Рябинушка" рус фольклор ансамбле дә, "Русская песня" халык җырлары конкурсында катнашып, республика күләмендә беренче урынны яулаган һәм 300 мең сумлык сертификатка лаек булган. Театр коллективларының "Идел-йорт" регионара фестивалендә "Якты йолдыз" Мөслим халык театры коллективы, К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәрен сәхнәләштереп, Мөслим театры тарихында иң зур җиңүгә - Гран-прига лаек булды һәм "Форд-Транзит" автобусы белән бүләкләнде. Иске Карамалы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әнисә Биктимерова "Профессионал" проекты белән, мәдәният һәм сәнгатьтә иң яхшы хезмәткәрләр өчен булдырылган грантта катнашып, 70 мең сум күләмендә бүләк алды. Дусай авыл клубы мөдире Миләүшә Шакирова, наркотикларга каршы көрәш республика инновацион яшьләр проектында катнашып, диплом һәм ноутбукка лаек булды. Тат. Бүләр мәдәният йорты директоры Римма Хөснимәрданова "Җир сулышы" республика конкурсында беренче урынны яулады. Район мәдәният йортының, Россиядә авыл җирлекләрендә милли фильмнар күрсәтүдә шартлар тудыру проектында катнашып, 5 млн сум субсидия отуы иң зур бүләк булды. Бүгенге көндә бу суммага Пушкин урамында урнашкан кино залын кабаттан сафка бастыру эшләре бара. Районда эшләүче "Мөслим тугайлары", "Рябинушка", "Усыкай буйлары" һәм "Поляр кас" фольклор ансамбльләре, республикакүләм фестиваль-конкурсларда катнашып, уңышлары белән куандыралар. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы, үзешчән башкаручыларның "Балкыш" IV республика фестивалендә, фольклор ансамбльләр составында "Семык", "Питрау", "Каравон" республика бәйрәмнәрендә катнашып, дипломнарга лаек булдылар. Коллектив Габдулла Тукай иҗатына багышланган махсус программа әзерләде. "Балкыш" та уңышлы чыгыш ясап, вокал-соло номинациясендә җиңү яулаган танылган үзешчәннәребез Миргарифан Ханнанов, Фиразия Сәрвәрова һәм уен кораллары ансамбле фестивальнең гала концертында катнашу бәхетенә иреште. Узган ел район үзешчәннәре Удмуртиянең Можга шәһәр сабантуенда чыгыш ясадылар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин җитәкләгән "Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбле, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле һәм башка үзешчәннәребез чыгышын Можга тамашачысы бик яратты. Мөслимнең үзендә дә республикакүләм конкурслар уздырыла башлады. Узган ел "Иске Казан - Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең зона туры безнең районда узды. Әлеге фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләүче "Ак калфак" фольклор ансамбле, "Каз өмәсе" йоласы белән катнашып, ТР Мәдәният министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. "Аһәңле Татарстан" республика фестиваль-конкурсының зона туры һәм гала концерты безнең районда узды. Анда 600 гә якын үзешчән катнашты. Хисап җыелышында балалар сәнгать мәктәбе директорының уку-укыту буенча директор урынбасары Румия Деникаева да узган елдагы эшчәнлек турында сөйләде. Мәктәптә уку яңа федераль дәүләт таләпләре нигезендә алып барыла. Сәнгать мәктәбе "Республикада авыл җирлекләрендә яшәүче балаларга мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирүдә иң яхшы оешма" проектында катнашып - 100 мең сум, "Новая эпоха" яшьләр муниципаль фестивалендә 200 мең сум грант откан. Быел исә, мәктәпнең 50 еллыгына багышлап, төрле чаралар үткәрү, мәктәп тарихын чагылдырган китап нәшер итү дә планлаштырыла икән. "Мәдәният оешмаларының төп максаты - гореф-гадәтләрне югалтмау, традицияләрне, телне саклау эшен җайга салу", - диде район башлыгы Рамил Муллин. - Әмма халыкны бу эшкә җәлеп итәр өчен яңача эш ысуллары куллану кирәк. Шул ук китапханәләр, музей, башка мәдәният учаклары мәгариф учреждениеләре белән бергә эшләргә тиеш. Чөнки яшь буын үз тарихын белмәсә, туган җирен яратмаса, ул бу җирдә яшәмәячәк, аны бер нәрсә дә монда тотмаячак. Ә безнең төп байлык - кеше ресурсы". Киңәшмә ахырында мәдәният өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен Дусай авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова - ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән, Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Гәрәева һәм район үзәк китапханәсе методисты Наилә Хамматуллина - район башлыгының Мактау грамоталары, район мәдәният йорты костюмерия бүлеге мөдире Римма Йосыпова - район башлыгының Рәхмәт хаты, район мәдәният йорты практикантлары район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X