Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына (ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР)

Тозлы кәбестә суындагы кислота май, күгәрек, ямьсез тапларны бик тиз һәм әйбәт чистарта. Бакыр әйберләрне катык һәм ачыган сөт белән юсаң, ялтырап китәр. Күн әйберләрдәге тапны җылы сөт белән бетерергә була. *** Суганны урталай ярып, шуның белән нык итеп ышкып - тукымадагы күгәрек эзен, савыт-сабадагы, хәтта май белән язылган картинадагы...

Тозлы кәбестә суындагы кислота май, күгәрек, ямьсез тапларны бик тиз һәм әйбәт чистарта. Бакыр әйберләрне катык һәм ачыган сөт белән юсаң, ялтырап китәр. Күн әйберләрдәге тапны җылы сөт белән бетерергә була. *** Суганны урталай ярып, шуның белән нык итеп ышкып - тукымадагы күгәрек эзен, савыт-сабадагы, хәтта май белән язылган картинадагы чебен һәм таракан эзләрен чистартырга мөмкин. Химиклар раславынча, суган согында аллилпропилсульфид бар һәм шуңа күрә алтын һәм алтынга манып эшләнгән бизәнү әйберләрен дә суган согы белән ялтыратырга мөмкин. Күгәргән пычакны зур суган белән чистарталар. *** Элек-электән карга миләше согы белән киемнәрдәге машина маен, ә механизаторлар юып-юып та агарта алмаган кулларын изелгән миләш белән чистартканнар. *** Изелгән акбур яки тальк май тапларын бетерергә ярдәм итә. Ә ефәк галстукларны чүпрәкне изелгән коры акбурга манчыпчистарталар. *** Йон киемнәрне коры пычкы чүбе (опилка) белән чистартартырга кирәк. Майланган һәм тапланган мехны, табада кыздырылган көрпә сибеп, щетка белән ышкыйлар, аннары тузан суырткыч белән чистарталар. *** Кофе түбе күн (ак төстәге күннән кала) киемнәрнең тыгызлыгын һәм ялтыравын сакларга ярдәм итә *** Эчелгән чәй чүбен түгәргә ашыкмагыз. Идәнгә җәелгән келәмгә сибеп чыгыгыз. Бераз вакыт үткәч, юеш поролон кисәге белән ышкыгыз. Келәм чистарып, йомшарып китәр. Эчелгән чәй чүбе исне йоту үзлегенә дә ия *** Мамык шәлне зур, тирән тазда яки ваннада 40 градуска кадәр җылытылган йомшак суда (яңгыр яки кар суы булса, бигрәк тә әйбәт) юалар. Башта суга кер порошогы яки төссез шампунь салып болгатырга кирәк. Мамык шәлне, шул суга салып, кыскалагыз, әмма ышкымагыз. Соңыннан озак итеп чайкагыз да, телләреннән рамга тарттырып киптерегез. Шулай иткәндә, шәлегез бозылмас, яңа кебек булыр. Тар паласларны юу өчен башта төргәк (рулон) итеп җыегыз, аннан ванна төбенә порошоклы суга сүтә-сүтә төшерегез. Сүткәндә сабынлы кием щеткасы белән әйбәтләп ышкыгыз. Чистартылган өлешен шулай ук төргәккә төрә барыгыз. Нәкъ шул ук рәвешле озак итеп чайкагыз. *** Трикотаж әйберләрне юар алдыннан сабынлы җылы суга салып куярга кирәк. Аннан әкрен генә кысып-кысып юарга. Чайкар өчен дә су җылы булырга тиеш. Чайкаганда 10 литр суга 3 аш кашыгы исәбеннән нашатырь спирты салып, шул суда киемне 1 тәүлек тотсаң, трикотаждан теккән кием өр-яңа кебек булыр. Киемне элеп түгел, өстәлгә салып киптерергә кирәк. *** Кәҗә тиресеннән тегелгән әйберләрне сабынлы су белән юалар. Аннан чайкап, күләгәдә, артык кызу булмаган урында киптерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев