Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар район сессиясендә ил һәм республика бүләкләрен алды

Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур хезмәте өчен Иске Карамалы авылында яшәүче алты бала анасы Гәрәева Илсөяр Васыйл кызы "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. *** Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "УК "Просто молоко" ҖЧҖ "Мөслим майсызландырылган коры сөт" филиалы баш инженеры Миңлекәев Роберт Солтангәрәй улы...

Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур хезмәте өчен Иске Карамалы авылында яшәүче алты бала анасы Гәрәева Илсөяр Васыйл кызы "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. *** Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "УК "Просто молоко" ҖЧҖ "Мөслим майсызландырылган коры сөт" филиалы баш инженеры Миңлекәев Роберт Солтангәрәй улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә лаек булды. *** Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызы, Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучылары Бакирова Гөлназ Рәис кызы һәм Миңнегалиева Лилиана Расыйх кызы, Мөслим гимназиясенең Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. *** Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен спорт ветераны, "Боец" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Иванов Альберт Викторовичка Россия ДОСААФы президиумы карары белән "Первый трижды Герой Советского Союза А. И. Покрышкин" медале тапшырылды. *** Күбәк авылында яшәүче 11 бала тәрбияләүче (шуларның тугызы - тәрбиягә алынган бала) Илфира һәм Ирек Камаловлар гаиләсе, ихаталарында чыршы бизәп, ел саен авыл урамнарын кар композицияләре белән матурлауда катнашканнары өчен, Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәү республика конкурсының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев