16 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1916 елны татар язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расих туа.
-
Ноябрь башында татарстанлыларны озын ял көннәре көтә
4 ноябрьдә Россиядә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
-
Баш миенә файдалы ун ризык
Белгечләр фикеренчә, баш мие нәрсә ашауга карап эшли. Ул яраткан ризыкны “бирсәң”, хуҗасына рәхмәт әйтә: тырышып уйлый. “Баш мие үлгәч кенә, кешене үлде дип исәпләргә була”, – ди табиблар, аның нинди мөһим әгъза булуын искәртеп. Димәк, аңа файдалы ризык бөтен организмны сәламәтлеккә туендырыр. Шулай итеп, безнең баш мие нинди ризыкларны ярата соң?
-
Россиядә отпускка чыгу тәртибе үзгәрә
Отпускка чыгу өчен язылган электрон гариза тулы юридик көчкә ия була
-
Сорагыз - җавап бирәбез: Товар һәм гарантия вакыты
- Телевизор сатып алган идем. Гарантия вакыты үткәнче үк ватылды. Сатучы товарның бәясен кайтарып бирергә булды. Әмма бүген андый телевизорлар кыйммәтрәк тора. Сатучы миңа нинди сумма кайтарырга тиеш?
-
Шәхси хуҗалыкта янгын чыга
12 сентябрь көнне Мөслимдәге Колхоз урамында янгын чыкты.
-
17 сентябрь көненә һава торышы
Яңгыр көтелә.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Алтын көздә
Тышта алтын көз. Әле кайчан гына әбиләр чуагы иде, ә бүген иртәдән бирле вак яңгыр сибәли. Тирән уйга чумган Роза, кинәт сискәнеп, урыныннан сикереп торды. Аңа бит тәмле ризыклар пешерергә кирәк, аның бит бүген бердәнбер улы – Мараты армиядән кайта. Хәтта шул сөенеч тә аны авыр уйларыннан арындыра алмый. Моннан егерме ел элек булган коточкыч хәл аның йөрәгендә тирән эз калдырган шул, искә төшерми мөмкин түгел.
-
Шәфкатьле шәфкать иясе
Авыл халкы аны, яратып, “Безнең Люциябез” дип йөртә. Яшьлектәге сөйкемлелеген, җитезлеген югалтмаган ул. Люция апа Ташлыяр медпункты, Михайловка участок хастаханәсендә эшләү дәверендә бик күп сабыйларның кендек әбисе дә булган, зурларны да, балаларны да дәвалаган. Укол һәм дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, назлы карашы белән терелткән.
-
Язучылар килә
16-17нче сентябрь көннәрендә Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтә.
-
Тәмлетамак. Наилә Шәгалиевадан вак гөбәдияләр
“Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым – аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым,” – ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
-
Кайнар линия эшли
“Кайнар линия” 11 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр эшли.
-
Бадминтончылар уңышы
Әлмәт шәһәрендә узган “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесенең өченче этабында район спорт мәктәбеннән Диләрә Кәлимуллина – икенче, Алмаз Гарифуллин һәм Динара Ситдыйкова өченче урынны алды.
-
Чикләвек - урман нигъмәте
Урман чикләвеге ел да уңмый, диләр. Биш елга бер мәртәбә көттереп кенә килүче нигъмәт ул. Хәтерләсәгез, кечкенә чакта әти-әниләр белән урманга барып, капчык-капчык чикләвек җыеп кайта идек.
-
Газетабызга язылу бара!
Район газетасына 2020 нче елның беренче яртыеллыгына язылу бара.