Реклама
13 апрель 2017 яңалыклары
-
Лицейлыларның чираттагы җиңүе
"Чәчәк ат,туган ягым,Татарстан!" дип исемләнгән балалар иҗат конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Республика күләмендә оештырылган бәйгедә лицейның 4 Б сыйныфы укучылары да катнашып, "Гаҗәеп як" номинациясендә җиңүче булды. (Класс җитәкчесе-Светлана Иванова).
-
"Миләшкәй" балалар бакчасы космик корабль белән танышты
"Миләшкәй" балалар бакчасында "Галәм киңлекләре" темасы астында куңел ачу чарасы үтте. Балалар слайдлар аша беренче очучылар, космик корабль белән танышып әңгәмә кордылар. Җир шарының кояш системасында, көн һәм төн, ел фасыллары ничек барлыкка килүләрен тәҗрибә аша танып белделәр. Балалар иҗатыннан һәр төркемдә әти-әнилэр һәм балалар тарафыннан ясалган рәсемнэр күргәзмәсе оештырылган...
-
Мөслим лицееның 5 Б сыйныфы тату класс серләре белән республика күләмендә уртаклашачак
Ата-аналар комитеты арасында үткәрелгән "Тату класс серләре" исемле республика конкурсының муниципаль туры "Мизгел" яшьләр үзәгендә узды. Бәйгедә төрле мәктәпләрдән 16 сыйныф катнашып,гран-прины Мөслим лицееның 5 Б сыйныфының ата-аналар комитеты алды һәм алга таба ярышта катнашу хокукына ия булды. Класс битәкчесе - Гүзәл Вагыйзова. Конкурсның республика туры 29 апрель көнне Казанда...
-
Лицейлылар 1600 кг макулатура җыйган
Экология айлыгы кысаларында лицей укучылары бу көннәрдә бик күп күләмдә макулатура җыеп өлгерде. Өйләрендә кирәксез булып яткан газета-журналлар,китаплар һәм башка төр кәгазь чималы шушы араларда тапшырылачак. Җыелган макулатура күләме 1600 кг тәшкил итте.
-
Бездә яңа фотоконкурс: "Тату бердәм сыйныфыбыз"
Матбугат үзәге яңа фотоконкурс игълан итә. Бу юлы сездән мәктәп тормышына кагылышлы фотолар кабул итәбез. Бәйгенең исеме үк әйтеп тора: сездән тату бердәм сыйныфыгыз турында фотолар көтәбез. Конкурсның шартлары гади: шактый еллар элек мәктәпне тәмамлаган райондашларыбыз да, бүген белем алучы мөслимлеләр дә конкурсант була ала. Астына кыска гына аңлатма бирү...
-
Татфондбанк һәм Интехбанк кредиторларының бердәм реестры булдырыла
Ранее Арбитражный суд РТ признал эти банки банкротами и объявил о начале конкурсного производства. В связи с обращениями инициативных групп клиентов Татфондбанка и Интехбанка формируются единые реестры кредиторов данных банков. Об этом сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ. Напомним, ранее Арбитражный суд РТ признал Татфондбанк, Интехбанк и Анкор банк банкротами и...
-
Язгы чәчүгә - яңа техникаларда
"Туган як" агрофирмасы кырларында бу язда өр-яңа авыл хуҗалыгы техникалары һәм тагылма кораллар да эшләячәк. Шушы көннәрдә генә "К-744Р4" тракторы һәм аның базасында эшләячәк алым киңлеге 9 метр булган "Компактор" агрегаты сатып алдылар. "К-744Р4" тракторын агрофирманың тәҗрибәле механизаторы Евгений Үтәбаевка ышанып тапшырдылар. Озакламый агрофирмага "МС-8" маркалы кукуруз һәм көнбагыш чәчкече,...
-
Якташыбыз Факил Сафинның юбилее уңаеннан Яр Чаллыда зур тамаша узды
Күренекле якташыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы язучы Факил Сафинның иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулу һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе уңаеннан Яр Чаллыдагы Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур кичә үтте. "Тукай рухы яши йөрәкләрдә" дип исемләнгән әлеге кичәдә җирлегебездә яшәп иҗат итүче язучылар,...
-
Матбугат үзәге әбүнәчеләребез арасында бүләк уйната
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" һәм "Сельские огни" газеталарына подписка бара. Матбугат үзәге 29 апрельгә кадәр район газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатачак. Язылу квитанцияләрен Матбугат үзәгенә китерә аласыз. Язылу - сездән, бүләк - бездән!
-
Март аенда Мөслимдә 11 бала туган
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълуматлар буенча март аенда җирлегебездә 11 бала дөньяга килгән, аларның 7 малай, 4 кыз бала. 30 райондашыбыз мәрхүм булган, аларның 20 ир-ат, 10 хатын-кыз. Ай дәвамында 8 пар язылышты, 3 пар аерылды, дип хәбәр итәләр район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән.
-
Мөслим республикада иң күп цифрлы телевидение караучылар исемлегенә кергән
"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим бүлеге матур күрсәткечләр белән эшләвен дәвам итә. Бүлектә бигрәктә цифрлы телевидение, интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча күп эш башкарылган. Район буенча барлыгы 4684 стационар телефон ноктасы исәпләнә, бу сан барлык хуҗалык санына караганда 64% тәшкил итә. Интернет белән кулланучыларның саны да көннән-көн арта...
-
"Мөслим даһилары" интеллектуаль уенының икенче туры узды
Эшләүче яшьләрнең "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уены Мөслимдә инде 6 ел үткәрелә. Быелгы яңалык - уенда быел район оешмалары белән бергә авыл җирлекләре командалары да катнаша. Беренче ярымфиналда Вәрәшбаш төп белем бирү мәктәбенең "Алтын запас" командасы җиңгән иде. 12 апрельдә уенның икенче ярымфиналы үтте. Анда Яңа Усыдан "Эрудит", Рус Шуганнан...
-
Иртәгә Олы Чакмакта ут булмый
Иртәгә, 14 нче апрель көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 14 сәгатькә кадәр Олы Чакмак авылының Фоат Садриев урамында- тулысынча, Дружба народов урамында 1нче йорттан- 5 нче йортка кадәр ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
-
13-16 апрель көннәрендә Мөслимдә яңгыр явачак
13 апрель +3, +8, аязучан-болытлы, урыны белән яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 14 апрель +2, +13, аяз, җил - көньяктан. 15 апрель +6, +7, болытлы, яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 16 апрель -1, +2, болытлы, җил - көнбатыштан.