12 август 2015 яңалыклары
-
1 сыерга 3000 сум һәм савыла торган 1 кәҗәгә 1000 сум субсидия кайтачак
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын бирә торган 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Ә республика районнарының өчтән берендә шундый хуҗалык субъектлары тарафыннан җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 65 %ка җитә һәм аннан да артып китә. Билгеле инде, дәүләт ягыннан аларга игътибар да...
-
2015 елгы уңышны җыйганда хезмәт иминлеге
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «2015 елгы уңышны җыю чорында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм җитештерү иминлеге" айлыгы кысаларында «Родные края - Туган як» АФ ҖЧҖ механизаторлары белән очрашу булды. Әлеге очрашуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Идел буе хезмәт иминлеге үзәге" ҖЧҖ оештырдылар. Авыл хуҗалыгында урып-җыю...
-
МТВ 12.08.2015
-
Поздравления 12.08.2015
-
Җир белән бәйле законнарда үзгәрешләр: штрафлар 10 тапкыр (!) зуррак
Билгеле булганча, агымдагы елда Татарстанда җир белән бәйле законнарны бозган өчен административ җаваплылык күләме бермә-бер артты. Хәзер шәхси затларга кайбер очракларда 500 сум урынына 5 000 сум штраф салынса, рәсми затлар 1000 сум түгел, ә 20 000 сум штраф белән "бүләкләнә"... Хәтерләсәгез, агымдагы елның март аенда җирдән файдалану белән бәйле...
-
Ветеринария өлкәсендә яшь белгечләр өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә алачаклар
Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатында, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә түләнәчәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе кабул итте. Мәсәлән, югары һөнәри белеме булган белгечкә 10 000 сум өстәмә түләнәчәк, урта белеме булган белгечкә 8...
-
"Мин китаплар яратам"
Мәлләтамак авыл китапханәсендә "Мин китаплар яратам" исемле конкурс игълан ителде. Конкурста 6 яшьтән башлап 14 яшькә хәтле балалар катнаша ала. Нәтиҗәләре 1 сентябрьда билгеле була.
-
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 700 мең гектарга якын мәйданда җыелды
12 августка республикада 696 мең га мәйданнан 1481,9 мең тонна ашлык суктырып алынды. Гектардан уртача 21,3 центнер ашлык чыга. Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күп мәйданда җыелгын муниципаль районнар:Апас - 57% (17,7 мең га, суктырылган - 42,2 мең тонна ашлык), Буа - 55% (30,1 мең га,суктырылган - 59,4 мең тонна),...
-
”Халатың ак, күңелең пакъ булса”.
Шуганка авылы китапханәчесе китапханә советы членнары белән белән язучы Мәдинә Маликовага 80 яшь тулу уңаеннан "Халатың ак, күңелең пакъ булса" әдәби кичә үткәрде, китапларыннан күргәзмә төзелде. Авторның яңа кайткан китаплары укучыларга тәкъдим ителде.
-
Район прокуратурасы хәбәр итә
Прокуратура тарафыннан санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрелде Прокуратура Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрде. "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау турында"гы Федераль законның (№52 -- ФЗ 30.03.1999 -) 28 маддәсе нигезендә оештыру-хокук формаларының нинди булуына...
-
15 августтан су кошларына ау башлана
Хөрмәтле аучылар! 16 августта су киек кошларына көзге ау ачыла. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ау, техника һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү хакында онытмагыз. Ау билетын, ау коралын саклау һәм йөртүгә, шулай ук ау ресурслаларын аулау өчен рөхсәт кагәзьләрен, юлламаны үзегез белән йөртегез. Юлламаларны Мөслим авылы, Пушкин урамы, 42...
-
Чәчсәң, ярдәм алырсың ...
Быел район буенча 14 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Арыш чәчү срогы 10 августтан керде. "Туган як", "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары һәм "Әюпов" фермер хуҗалыгы бу мөһим компанияне беренчеләрдән башлап җибәрде. Хөкүмәт көзге чәчү өчен өстәмә ярдәм күрсәтә, ягъни минераль ашлама алу өчен хуҗалыклардагы...
-
Урак темпын тизләтү кирәк
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 16 мең 650 гектарда урып-җыю эшләре башкрылган. Бу - барлык мәйданның 35 % ында игеннәр җыеп алынган, дигән сүз. Хуҗалыклар көзге культуралар суктыруны нигездә төгәлләп, сабан культуралары басуларына керде. Район буенча көзге культураларның һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш...
-
Белгечләр киңәште
11 август көнне Минзәлә районында республика зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек һәм механикалаштыру буенча урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов, сигез районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрономнары катнашты. Семинарда туфрак эшкәртүгә һәм көзге чәчүгә булган таләпләр һәм рекомендацияләр аңлатылды,...
-
Ветераннар советы узды
Анда район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәлә ветераннар оешмасының 2015 елның 13 сентябрендә узачак сайлауларда катнашуы турында иде. Сөйләшү барышында өлкәннәргә быелгы сайлауларның үзенчәлекләре, тәртибе турында аңлатылды. Утырышта ветераннарны борчыган башка мәсьәләр дә каралды.