Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2015 елгы уңышны җыйганда хезмәт иминлеге

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «2015 елгы уңышны җыю чорында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм җитештерү иминлеге" айлыгы кысаларында «Родные края - Туган як» АФ ҖЧҖ механизаторлары белән очрашу булды. Әлеге очрашуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Идел буе хезмәт иминлеге үзәге" ҖЧҖ оештырдылар. Авыл хуҗалыгында урып-җыю...

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «2015 елгы уңышны җыю чорында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм җитештерү иминлеге" айлыгы кысаларында «Родные края - Туган як» АФ ҖЧҖ механизаторлары белән очрашу булды. Әлеге очрашуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Идел буе хезмәт иминлеге үзәге" ҖЧҖ оештырдылар.

Авыл хуҗалыгында урып-җыю чорында гомер-гомергә төрле имгәнүләргә тап булган очраклар була. Бу чорда үзләрен куркыныч астына куеп эшли торган һөнәр ияләре - күбрәк мезанизаторлар, эш чорында бәла-казалар иң еш була торган айлар: июнь, июль, август, сентябрь.

Әңгәмәне ачып, Татарстан Республикасы муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мизхәт Нәбиев урып-җыю чорында да, гомумән дә хезмәтне саклау мәсьәләләренең мөһимлегенә басым ясады. Аның фиекренчә, хезмәтне саклау өчен эш бирүчеләр җаваплы, әмма хезмәткәрләр үзләре дә саклану чараларын күрергә тиеш. Механизаторлар үз вазыйфаларын үтәгәндә сак һәм игътибарлы булыргатиешләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллинаның хисабында Татарстан Республикасы АПКнда 2014 ел һәм 2015 елның беренче яртысы йомгаклары буенча хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы турында белешмәләр бар иде. Ул шулай ук урып-җыю чорында хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын да искәртеп узды. Очрашуда шулай ук «Беларус-МТЗ» тракторыннан файдаланганда иминлек техникасы буенча өйрәтмә роликлар күрсәтелде, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән хезмәтне саклау буенча 10 алтын кагыйдә турында да әйтелде. Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы иминлеге буенча норматив-техник әдәбият, плакатлар, кисәтү тамгалары күргәзмәсе оештырылган иде.

«Идел хезмәтне саклау үзәге» ҖЧҖ җитәкчесе Зилә Фәхриева үз чыгышында хезмәтне заманча саклауга өйрәтү, янгынга каршы тору өчен кирәкле минимум белем, хезмәт шартларын махсус бәяләү һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә башлангыч ярдәм күрсәтү темаларына кагылды. Ул шулай ук эш бирүченең хезмәткәрләр алдындагы бурычларын искә төшерде.

«Родные края - Туган як» АФ ҖЧҖ машина - трактор паркында янгын куркынычсызлыгы иминлегенә карата уздырылган тикшерүдән соң хезмәтне саклау буенча кайбер хокук бозулар ачыкланды. Бирелгән күрсәтмә нигезендә җитешсезлекләр һәм хаталар 10 көн эчендә бетерелергә тиеш.

Очрашу ахырында «Родные края - Туган як» АФ ҖЧҖ җитәкчесе Фәрид Гирфанов һөнәри эшчәнлектә хезмәтне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, «Безнең гомуми бурыч - хезмәткәрләрнең гомереннән һәм сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юклыгын онытмаска», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев