Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урак темпын тизләтү кирәк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 16 мең 650 гектарда урып-җыю эшләре башкрылган. Бу - барлык мәйданның 35 % ында игеннәр җыеп алынган, дигән сүз. Хуҗалыклар көзге культуралар суктыруны нигездә төгәлләп, сабан культуралары басуларына керде. Район буенча көзге культураларның һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 16 мең 650 гектарда урып-җыю эшләре башкрылган. Бу - барлык мәйданның 35 % ында игеннәр җыеп алынган, дигән сүз. Хуҗалыклар көзге культуралар суктыруны нигездә төгәлләп, сабан культуралары басуларына керде. Район буенча көзге культураларның һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш алынды. Идарә белгечләре урак темпын тизләтү кирәклеген искәртәләр. Районда көн саен 1500 гектарда игеннәрне җыеп алу мөмкинлеге булуга карамастан, әле бу кадәр җитештерүчәнлеккә ирешеп булмый. Урып-җыю техникасы еш ватыла, әледән-әле сибәләп үткән яңгырлар да эшне тоткарлый. Ләкин синоптиклар август, сентябрь айларын яңгырлы киләчәк дип фаразлый. Шуңа күрә, алда көннәр яхшы булыр, дип, алтындай вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Басудан кайткан ашлык дымлы булган очракта, аларны киптерү җайланмалары аша чыгару зарур. Быел хуҗалыклар региональ фондка да икмәк тапшыра ала. Икмәк тапшыручыларга хөкүмәт тарафыннан субсидия дә каралган. III класслы бодайның тоннасына - 10 мең сум һәм өстәмә 2000 сум, IV класслысына 9500 сум һәм 1500 сум акча бирелә. Бу акчалар көзге чәчү өчен минераль ашлама алуга юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев