Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир белән бәйле законнарда үзгәрешләр: штрафлар 10 тапкыр (!) зуррак

Билгеле булганча, агымдагы елда Татарстанда җир белән бәйле законнарны бозган өчен административ җаваплылык күләме бермә-бер артты. Хәзер шәхси затларга кайбер очракларда 500 сум урынына 5 000 сум штраф салынса, рәсми затлар 1000 сум түгел, ә 20 000 сум штраф белән "бүләкләнә"... Хәтерләсәгез, агымдагы елның март аенда җирдән файдалану белән бәйле...

Билгеле булганча, агымдагы елда Татарстанда җир белән бәйле законнарны бозган өчен административ җаваплылык күләме бермә-бер артты. Хәзер шәхси затларга кайбер очракларда 500 сум урынына 5 000 сум штраф салынса, рәсми затлар 1000 сум түгел, ә 20 000 сум штраф белән "бүләкләнә"...


Хәтерләсәгез, агымдагы елның март аенда җирдән файдалану белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертелде. Җир белән бәйле хокук бозулар өчен штрафларны хәзер кишәрлекләрнең кадастр бәясеннән чыгып исәплиләр. Җәза исә хокук бозуның мәйданы һәм урыны белән бәйле рәвештә билгеләнә. Бу - әлеге мәйдан никадәр зуррак булса, җәза да шулкадәр катгыйрак, дигән сүз.

Штраф түлисең килмәсә...

Әлеге яңалык агымдагы елда күзәтчелек органнары тарафыннан салынган штрафлар күләменең узган ел белән чагыштырганда бермә-бер артуына китергән. Мәсәлән, элегрәк җирдән рөхсәтсез файдаланган өчен штраф күләме шәхси затларга - 500, рәсми затларга - 1 мең, ә юридик затларга - 10 мең сум булса, хәзер әлеге күрсәткечләр шактый куркыта. Әлеге төр хокук бозу өчен физик затлар - ким дигәндә 5 мең, рәсми затлар - 20 мең, ә юридик затлар исә - 100 мең сумлык штрафка тартыла.

- Җирләрне тиешсез максатларда файдаланган өчен җәза күләме исә тагын да зуррак. Физик затларга - ким дигәндә, 10 мең сум, рәсми затларга - 20 мең, ә юридик затларга исә 100 мең сум штраф салыначак, - дип ассызыклады Татарстанның дәүләт теркәве, кадастр һәм картография идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Буш җирләрдән файдаланмаган өчен штрафлар күләменең дә ким дигәндә 10 тапкырга арттырылганлыгы билгеле.

- Яңа закон хокук бозучыларга салынган штрафлар күләмен дә бермә-бер арттырды. 2014 елның беренче яртыеллыгында әлеге төр хокук бозулар өчен якынча 7 миллион сум штраф билгеләнсә, агымдагы елда исә бу күрсәткеч 17 миллион сумнан да артып китте, - дип белдерде җитәкче.

Шәхси затлар законны ешрак боза

Бактың исә, җирне "яулап алу" һәм рөхсәтсез куллану кебек хокук бозулар күбесенчә шәхси затлар тарафыннан кылына икән. Әлеге төр закон бозучыларның 89 процентын (!) нәкъ менә алар тәшкил итә.

- Күпләр үз шәхси җир кишәрлекләреннән файдаланганда, аның чикләрен төгәл белмиләр. Нәтиҗәдә, алар койма койганда яисә инде башка төзелеш эшләре алып барганда, 1-2 метрга читкә чыгудан курыкмыйлар. Чынлыкта исә бу - җитди хокук бозу. Әлеге затларга 5 мең сумнан алып 100 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин, - дип аңлатты Артем Костин.

Җир кишәрлеген тиешсез максатларда кулланган өчен җәза тагын да катгыйрак. Ник дигәндә, биредә штраф күләме "яулап алынган мәйдан" өчен генә түгел, ә биредәге җир кишәрлегенең гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнәчәк.

- Мәсәлән, шәхси торак йорт өчен исәпләнгән җирдә кибет ачып кую җир белән бәйле законнарның бозылуы турында сөйли. Бу эшне закон кысаларында да башкарып була бит. Моның өчен әлеге мәйданның файдаланылу тәртибен үзгәртү дә җитә, - дип аңлатты белгеч.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елда Татарстанның дәүләт теркәве, кадастр һәм картография идарәсе тарафыннан барлыгы 18 мең тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, күзәтчелек вәкилләре җир белән бәйле законнарны бозганнарга 14,6 миллион сум штраф салынган.

- Агымдагы елның беренче яртыеллыгында исә барлыгы 8147 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә, күзәтчелек органнары әлеге объектларда 5300 хокук бозу очрагын ачыклады. Шунысын билгеләп үтү мөһим: күзәтчелек вәкилләре тикшерүләрнең күбесен, кагыйдә буларак, халыктан кергән гаризалар буенча уздыра. Ә татарстанлылар арасында җир белән бәйле законнарны белеп бетермәүчеләр дә юк түгел, - диде Артем Костин.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев