12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яңа елдан нинди яңа законнар гамәлгә керде?
Яңа елдан - яңача яши башладык. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Аларның кайберләре турында белеп тору зыян итмәс. Коллекторлар турында Әлеге документ узган ел башында Ульяновскида булган хәлләрдән соң кабул ителде. Ул вакытта коллектор, банк каршындагы бурычын түләүне таләп итеп, бер йорт эченә яндыргыч сыеклык тутырылган...
-
Искечә Яңа ел төнендә нинди һава торышы булачак?
13 гыйнвар -12, -14, аязучан-болытлы, җил - көньяк-көнчыгыштан. 14 гыйнвар -10, -9, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяктан. 15 гыйнвар -8, -5, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Күңелле кышкы каникуллар: кем кайда ял иткән?
Кышкы каникуллар вакытында Мөслим гимназиясендә, лицейда һәм Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә лагерьлар оештырылды. Аларда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 150 гә якын бала ял итте. Балалар биредә ике тапкыр тукландылар, тәрбияви чараларда, туган як тарихын һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә юнәлтелгән уен-бәйгеләрдә катнаштылар, спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Сәләтле балалар өчен...
-
"Боярышник" белән агулану очраклары буенча полиция бүлеге җитәкчесе тоткарланган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе полиция бүлеге җитәкчесе Денис Черемисин "Боярышник" белән агулану фактын тикшерү кысаларында тоткарланган, ул үз эшенә салкын карауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Петренко җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Тикшерүчеләр фаразлары...
-
Килешү төземичә эшләү хакында мөслимлеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
Мөслимлеләр хәзер "соры" хезмәт хакы, килешү төземичә эшләү очраклары турында "Халык контроле" порталына яза алалар. Сайтта "Серый" рынок труда" дигән юнәлеш барлыкка килде. Әлеге хәбәрләр хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә оештырмаган эш бирүчеләрне барлау, аларга карата чаралар күрү мөмкинлеге бирәчәк. Порталга шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве турында хәбәрләр дә җибәрергә...
-
Фуболчыларыбыз сынатмый
Җәлил эшчеләр бистәсендә 2003 елгы һәм аннан кечерәк үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча районара ярышлар булып узды. Безнең район данын 2004 елгы егетләрдән торган "Мирас-1" һәм 2005-2006 елгы үсмерләрдән торган "Мирас-2" командалары яклады. Ярышлардан "Мирас-1" командасы - икенче, "Мирас-2" командасы дүртенче урынны алды. Тренерлары - Илфат Хафизов. "Ярышка барырга мөмкинлек...
-
2033 елдан тәмәкене сатып алу да мөмкин булмаячак
Россиядә 2015 елда һәм аннан соң дөньяга килгән гражданнарга 2033 елдан сигарет сатылмаячак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документта коммуналь фатирларда, җәмәгать өчен каралган барлык төр автотранспортта, пассажирларга шәһәрара һәм халыкара траспорт хезмәте күрсәткәндә, транспорт тукталышларында һәм алар тирәсендәге 3 метр арада тәмәке тартуны бөтенләй тыю турында...
-
Прокуратура хезмәтенә быел 295 яшь
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Мөслим районында прокурор Данис Әхмәтҗанов кул астында биш кеше эшли. Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Аларның тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны...
-
БДИ тапшыру тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?
2017 елда бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә сылтама белән. Гаризада БДИ тапшыручының кайсы предметлардан имтихан бирәчәге теркәлгән булырга тиеш, алар сан ягыннан чикләнми. 1 февральдән соң гаризалар Россия Федерациясе субъектының дәүләт имтихан...