Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура хезмәтенә быел 295 яшь

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Мөслим районында прокурор Данис Әхмәтҗанов кул астында биш кеше эшли. Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Аларның тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны...

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Мөслим районында прокурор Данис Әхмәтҗанов кул астында биш кеше эшли. Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Аларның тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә. Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне Президентның Указы нигезендә1996 елдан бирле һәр ел саен 12 гыйнварда үткәрелә. Бу елны әлеге хезмәткә 295 яшь! 1722 елның 12 гыйнварында Сенат каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты гамәлгә куела. Бөек Петр Указында шулай ук прокурорның вәкаләтләре һәм бурычлары да билгеләнә. Илдә беренче генерал-прокурор Павел Ягужинский. Ул дәүләт эшләрендә Петр I дән кала икенче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама