Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле кышкы каникуллар: кем кайда ял иткән?

Кышкы каникуллар вакытында Мөслим гимназиясендә, лицейда һәм Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә лагерьлар оештырылды. Аларда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 150 гә якын бала ял итте. Балалар биредә ике тапкыр тукландылар, тәрбияви чараларда, туган як тарихын һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә юнәлтелгән уен-бәйгеләрдә катнаштылар, спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Сәләтле балалар өчен...

Кышкы каникуллар вакытында Мөслим гимназиясендә, лицейда һәм Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә лагерьлар оештырылды. Аларда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 150 гә якын бала ял итте. Балалар биредә ике тапкыр тукландылар, тәрбияви чараларда, туган як тарихын һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә юнәлтелгән уен-бәйгеләрдә катнаштылар, спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Сәләтле балалар өчен Түбән Табын сәламәтлеге чикләнгән интернат мәктәп базасында өч көнлек лагерь да эшләде. Биредә иллегә якын бала ял итте, Физика һәм математика фәне укытучылары укучылар белән брифинглар, төрле мавыктыргыч чаралар үткәрделәр, физика һәм математика буенча дәресләр бирделәр. Көннең икенче яртысында, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре ял һәм күңел ачу чаралары оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев