11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Марат Морзаханов “Перспектива” номинациясендә җиңү яулаган
Казанда "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсына йомгак ясадылар. 11нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге елдан-ел киңрәк масштаблар ала.
-
Һөнәри белемнәрен арттырдылар
Район үзәк китапханәсенең өч хезмәткәре ел дәвамында белемнәрен күтәрделәр. Алар Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында оештырылган яңадан укыту курсларында китапханә эше буенча яңалыклар белән таныштылар, яңа технологияләр нигезендә эшләү алымнарын өйрәнделәр, һөнәри осталыкларын күтәрделәр. Һәр хезмәткәр сайлаган темасы буенча аттестация эшен уңышлы яклады.
-
Коррекция мәктәбе укучылары өчен концерт куйдылар
10 декабрь көнне фортепиано бүлеге укытучылары Деникаева Румия hәм Филүзә Шарипова инициативасы белән, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Ташлыяр авылындагы коррекция мәктәбе укучыларына концерт куйдылар. Концерт балаларга бик ошады, тагын килүләрен көтеп калдылар.
-
Тәкъдимә Әбүталиповага - 90 яшь
8 декабрь көнне, район вәкилләре, Мөслим районы Салауз-Мухан авылында гомер итүче Әбүталипова Тәкъдимә Садретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Тәкъдимә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
-
Китапханә рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе әдәбият елы уңаеннан "Листая любимую книгу" дип исемләнгән республика конкурсында катнашкан өчен Республика яшьүсмерләр китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
МТВ 09.12.2015
-
Поздравление 09.12.2015
-
"Бәхет йолдызы" фестивале
Соңгы вакытта Мөслим лицее укучылары зур уңышларга ирешә. 4 сыйныф укучылары күпсанлы конкурс-бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган. "Бәхет йолдызы" дип исемләнгән татар милли сәнгатенең III республика фестивалендә 4 а сыйныфы укучысы Аделина Бикмурзина - 1 дәрәҗә лауреат, 4 б сыйныфы укучысы Гөлия Ханова - 2 дәрәҗә лауреат, 4 б сыйныфы укучысы...
-
Укучылар Әфган сугышы ветераны белән очраштылар
Мөслим урта мәктәбенең 10а һәм 10б сыйныф укучылары үзәк китапханәдә Әфган сугышы ветераны Ринат Харрасов һәм Маис Шәрипов белән очраштылар. Ветераннар укучылар белән истәлекләре белән бүлештеләр
-
"Олимпиада Плюс" бәйгесендә лицей укучылары җиңүче
Лицей мәктәбе укучылары Аделина Бикмурзина, Әминә Морзаһанова һәм Эльмира Миңнуллина Мәскәү шәһәренең онлайн-олимпиада "Олимпиада Плюс" бәйгесендә математика фәне буенча җинүче дип билгеләнделәр. Рания Абдуллина, Булат Юнысов һәм Эльвина Фәрхетдинова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
"Собери урожай в 3D" конкурсына йомгак ясалды
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге "Собери урожай в 3D" конкурсының республика этабына нәтиҗә ясады. "Смайлик Сумбуля" дип исемләнгән сувенир эшләп Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары республикада 3 урын яуладылар.
-
Район яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе ноябрь ахырында тагын 18 кешене судка бирде
Бу каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен явыз рәвештә түләү башкармаучылар. Гомумән алганда, чүп түгү буенча районның 5285 хуҗалыгы белән килешү төзелгән. 1 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, шулар арасыннан 560 хуҗалыкның 214 мең сумнан артык бурычы бар.
-
“Балалар җәмәгать кабул итүе” дигән республика проекты ачылды
Ноябрь аенда республика күләмендә "Балалар җәмәгать кабул итүе" дигән республика проекты ачылган иде. Аның кысаларында республиканың һәр муниципаль берәмлегеннән ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре билгеләнде. Мөслим районында әлеге статуска Мөслим гимназиясенең 10 сыйныфы укучысы Регина Шәйгәрданова лаек булды. Бүгенге көндә Регина мәктәп укучыларына аларның хокуклары бозылган очракта...
-
Хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары узачак
26 декабрь көнне Мөслим гимназиясенең спорт залында Кыш бабай кубогына волейбол ярышлары узачак. Бәйгене "Яшьлек" спорткомплексы район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белән берлектә оештыра. Ярышта хатын-кыз командалары катнаша алачак. Волейбол спорт төрен үз итүчеләрне һәм уенда катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз, дип хәбәр итәләр "Яшьлек" спорткомплексыннан.
-
Мөслим гимназиясе укучылары район картлар һәм инвалидлар йортында булды
3 а һәм 3 б сыйныфы укучылары әти-әниләре көче белән әзерләгән чәй том-томнарын әби-бабайларга күчтәнәч итеп илтеп бирде. Балалар олы яшьтәге райондашларыбызның тормыш юлы белән дә танышты.