Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Марат Морзаханов “Перспектива” номинациясендә җиңү яулаган

Казанда "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсына йомгак ясадылар. 11нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге елдан-ел киңрәк масштаблар ала.

Бу чараның мөһимлеген гаризалар санына карап кына да билгеләргә була. Элек гаризалар меңнән артмый торган булса, быел аларның саны - 2273. Шунысын да әйтеп узыйк: Татарстандагы 45 муниципаль районнан проектта 36сы актив катнашкан. Катнашучылар географиясе безнең республика белән генә чикләнми - анда Россиянең 7 төбәгеннән дә гариза тәкъдим итүчеләр булган.

10 декабрь көнне узган тантаналы бүләкләү алдыннан былтыргы җиңүчеләрнең проектларын да тәкъдим иттеләр. Линар Сабитовның "Казан инженер-төзелеш институтының инновацион идеяләре" проекты - шуларның берсе. Әлеге премия белән генә канәгатьләнмичә, үз тармакларын алга таба үстерүне дәвам иткән ул. Линар әфәнде заманча электр баганаларын җитештерү белән шөгыльләнә. Мондый баганаларның гадәтиләрдән аермасы шунда: монда чыбыклар юк. Ә электр энергиясе кояш җылылыгыннан туплана. Әлеге проект быел "Мега" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда кулланылышка кертелгән.

Татарстанның Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйделдинов әйтүенчә, катнашучыларның эшләренә Татарстанның Фәннәр Академиясе экспертлары бәя биргән. Тәкъдим ителгән проектлар арасында химия, нефть химиясе, җайланмалар төзү, биотехнология, авыл хуҗалыгы, IT-технологияләр тармаклары аеруча популяр булган. 8 номинация буенча 150 җиңүче билгеләнгән. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бик күп гаризалар килгән. Ә шушы конкурс кысаларында уздырылучы "1000 идея" бәйгесендә 31 җиңүче билгеләнгән. "50 иң яхшы инновацион идея" авторлары 50шәр мең сум акча, Татарстанның фәнни дөньясы тарафыннан танылу ала.

˜- 11 ел дәвамында әлеге конкурс республика масштабындагы әһәмиятле чарага әверелде. Аңа булган кызыксыну бары арта гына. Иң яхшы инновацион идеяләр икътисадка гына түгел, уйлап табучыларга да файда бирә. Татарстан яңа проектлары белән көчле, - дип сәламләде җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.

Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Марат Морзахановның "Перспектива" номинациясендә җиңгән проекты авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлана. "Сәнәгать предприятиеләре өчен - электромобиль" дип аталган проект белән егет үзенең фәнни җитәкчесе белән инде моннан берничә ел элек эшли башлаган. "Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә торган "Агромастер" ширкәте цехлары эчендә йөргәндә, запас частьләр төялгән "КамАЗ" машинасы үтеп киткәндә, аның төтене борынны ярып керә иде. Бу, әлбәттә, миңа бер дә ошамады. Күпмедер уйлап йөргәч, нигә әле предприятие эчендә йөри торган машиналарны электромобиль итеп ясамаска дигән уй килде. Өченче көн әлеге электромбильнең тәгәрмәчләрен тикшердек. Ә кичә инде электр машинасы цех буйлап йөреп тә чыккан", - ди Марат Морзаханов. Аңлатып үтик: проектны "Газель" машинасы базасында тормышка ашырганнар. Әлеге автомобильнең двигателен алып, аның урынына яңадан трансмиссия, шассиларын җыеп, электр двигателен утыртканнар. Әлеге электромобиль сәламәтлеккә дә зыян китерми, финанс чыгымнарын да киметә. Мәсәлән, гадәти "Газель" машинасы көненә уртача 60 километр ара узып, 394 сумлык бензин яга иде. Электр двигателен куйгач, шушы ук араны узар өчен 64 сум гына акча кирәк. Димәк, бер көн эчендә 330 сум янга кала икән. Әйтергә кирәк, Мөслим районы хакимияте дә әлеге яңалыкны хуплап кабул иткән.

Казан дәүләт медицина университетының 4 курс студенты Раил Зиннуров сынган сөякләрне тиз арада тоташтыру юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып бара. Гадәттә бот сөяге сынганда, аның төзәлүе өчен ярты ел чамасы вакыт кирәк. Рамил һәм аның фәнни җитәкчеләре махсус гель уйлап тапкан. Аның составындагы коллаген сөяк күзәнәкләренә яхшы мохит тудыра. Бу идея әлеге конкурста җиңүче булса да, аны гамәлдә куллана башлау шактый озак вакытка сузыла, чөнки ул Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка инстанцияләр тарафыннан хуплау табарга тиеш.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов: "Хәзерге авыр икътисади вәзгыятьтә читтән кертә торган продукцияне яшь галимнәребез ярдәмендә үзебездә җитештерә башлау бик мөһим", - дип белдерде. Гомумән алганда, Татарстанның иң яхшы 50 идея авторларына уңышлар гына телисе кала.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X