11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Укучылар югары белем бирү учреждение вәкилләре белән очрашты.
Район үзәге мәктәпләрендә белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары югары белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очрашты. Бөгелмә аграр көллияте, Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан Дәүләт аграр университеты вәкилләре укырга керү тәртибе, уку йортларының өстенлекләре белән таныштырды.
-
15 декабрь көнне Мөслим муниципаль район Советының V сессиясе узачак
15 декабрь көнне район Советының актлар залында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының V сессиясе була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Мәктәп укучылары брейн-ринг уенында катнашачаклар
Мәктәптән тыш эшләр үзәге 18 декабрь көнне Мөслим районының төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены оештыра. Сораулар Мөслим районы оешуга 85 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел, ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган. Һәр төп гомуми белем бирү мәктәпләре 4 укучыдан торган команда әзерли. Бүгенге...
-
Регионара семинар узды
10 декабрь көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә, Мөслим лицее базасында "Химия һәм биология дәресләрендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары" темасы астында химия һәм биология укытучыларының регионара семинары узды. Семинарда Башкортстан Республикасы Илеш районыннан укытучыларда килгән иде.
-
2016 ел "Чиста су" программасы
9 декабрь көнне инфраструктура үсеш бүлегенең башлыгы Инсаф Абдуллин катнашында 2016 елгы котелларны алмаштыру һәм "Чиста су" программасы кысаларында киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Газспецпроект» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Альберт Корсаков,мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Расил Фаттахов, ОАО "Мөслим инженерлык челтәре"нең баш инженеры Ирек Мөһәммәтҗанов катнаштылар.